Бүген Яр Чаллыда «Иң яхшы йөк машинасы йөртүчесе» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсы башланды. Ярышларда Россиянең 33 төбәгеннән 48 йөк машинасы йөртүчеләре катнаша.

Прибрежный паркы мәйданына керү урынында кунакларны КАМАЗ техникасы күргәзмәсе көтте: магистраль тарткычлар, самосваллар, шулай ук хәрби техника.

Ачылыш алдыннан тамашачылар өчен шәһәр артистлары һәм иҗат коллективлары чыгыш ясады, шулай ук төп сәхнәдән КАМАЗ йөк машиналары узды.

Рәсми өлеш барышында бәйрәм катнашучылары һәм кунаклары алдында мактаулы спикерлар чыгыш ясап, конкурсантларга уңышлар теләделәр.

Катнашучыларны Наил Мәһдиев сәламләде. Шәһәр мэры ярышларның мөһим елда – Яр Чаллы шәһәре нигезләнгәнгә 400 ел һәм «КАМАЗ»ның беренче йөк машинасы чыгарылуга 50 ел тулуны бәйрәм иткән елда узуын искә төшерде: «Яр Чаллы – автомобиль төзүчеләр шәһәре, әйдәп баручы транспорт компанияләре актив эшләгән шәһәр. Безнең, Россия Федерациясенең автомобиль башкаласында, менә мондый әһәмиятле вакыйганың узуы безгә бик рәхәт. Мин барлык катнашучыларыбызга һәм кунакларыбызга намуслы көрәш, ныклы сәламәтлек, уңышлар һәм яхшы кәеф телим!».

РФ Дәүләт Думасы исеменнән йөртүчеләрне Әлфия Когогина котлады: «Машина йөртүче һөнәре традиция буенча ир-ат һөнәре дип санала, ләкин минем өчен бъген чын ачыш булды: бу гигант машиналар бары тик көчле ир-атларга гына түгел, ә матур, яшь, нечкә хатын-кызларга да буйсына! Бу ил автомобиль сәнәгатенең үсүенең иң яхшы дәлиле: техника бар кеше өчен дә куркынычсыз һәм уңайлы. Кадерле йөк автомобильләре йөртүчеләр, сезнең хезмәтегез илебезгә бик кирәк. Сез көн саен меңләгән чакрымнарны үтеп, икътисад өчен һәм кешеләр өчен мөһим йөкләрне ташыйсыз. Тормыш юлыгыз озын һәм куркынычсыз булсын, тәрәзә тышындагы күренеш – матур, машиналар – ышанычлы, ә ягулык һәрвакыт булсын! Бәйрәм белән!».
«КАМАЗ» генераль директоры Сергей Когогин йөк машиналары руленә утыручы һәркем эшчеләрнең үз эшенә салган йөрәк һәм күңел өлешен тоярга тиешлеген билгеләп үтте:
«Машина йөртүчеләр безнең өчен үзенчәлекле кешеләр категориясе. Без бу һөнәргә зур хөрмәт белән карыйбыз – бу, бәлки, илебездә һәм бөтен дөньяда иң массакүләм һәм мөһим һөнәрләрнең берсе. Мондый ярышларның узуы бик әһәмиятле. Әлбәттә, төп призның да КАМАЗ предприятиеләрендә җитештерелә торган автомобиль булуы бик күркәм».

Әйтеп үтәргә кирәк, өч көн дәвамында конкурсантларга түбәндәге категорияләрдәге транспорт чараларында шәхси беренчелек кысаларында берничә сынау узарга туры киләчәк: йөк күтәрүчәнлеге 3,5тән 10 тоннага кадәр булган йөк автомобильләрендә С категориясе йөртүчеләре өчен шәхси зачет; ярымприцеплы тарткыч составындагы автопоездта СЕ категориясе йөртүчеләре өчен шәхси зачет.
Конкурста Россиянең 33 төбәгеннән 48 йөртүче катнаша, шул исәптән Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Новосибирск, Чиләбе, Түбән Новгород, Самара, Омск, Пермь һәм башка шәһәрләр вәкилләре. Конкурсантлар арасында төрле буын вәкилләре бар: иң яшь катнашучы Пермьдән Илья Садковка – 24 яшь, ә иң өлкәне Яр Чаллыдан Петр Ивановка – 66 яшь. Аның йөртүче стажы 46 ел, шуларның 45 елын ул КАМАЗ структурасында эшли. Катнашучылар арасында Татарстаннан ике махсус хәрби операция ветераны да бар – Зәй шәһәреннән Александр Высоцкий һәм Яр Чаллыдан Фәнил Гатиятуллин.
Быел конкурста ике хатын-кыз катнаша. Казаннан Марина Кондакова – СЕ категориясе йөртүчесе һәм өч бала әнисе, ә Яр Чаллыдан Елена Запольская «КАМАЗ»да логистика үзәгендә йөртүче булып эшли.

Конкурстың максаты – россиялеләр арасында йөк машинасы йөртүчесе һөнәрен популярлаштыру, һөнәри йөртүчеләрнең осталыкларын камилләштерүгә шәхси мотивациясен арттыру һәм куркынычсыз йөртү культурасын ныгыту. Бөтенроссия конкурсының төп максаты – йөк машинасы йөртүчесе һөнәрен популярлаштыру, профессионалларның осталыкны камилләштерүгә шәхси мотивациясен арттыру һәм куркынычсыз йөртү культурасын ныгыту. Чара «Тормыш өчен инфраструктура» милли проектының «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» федераль проекты кысаларында Россия Транспорт министрлыгы ярдәмендә «Росавтотранс» заказы буенча үткәрелә.
Конкурстың приз фонды бер миллион сум тәшкил итә. Моннан тыш, СЕ категориясендә җиңүче «КАМАЗ»дан махсус приз – «Москвич» автомобиле алачак.

При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 2 сентябрь 2026, 19:00



