Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Җомга, 4 сентябрь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда «Иң яхшы йөк машинасы йөртүчесе» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсын үткәрү белән бәйле рәвештә, транспорт хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә.

Чикләүләр 2 сентябрьдә сәгать 16:00дан 20:00гә кадәр, шулай ук 4 сентябрьдә сәгать 15:00дан 21:00гә кадәр гамәлдә булачак.

Бу сәгатьләрдә хәрәкәт өчен Хәсән Туфан проспектының Чулман проспектыннан Раскольников урамына кадәрге участогы һәм Раскольников урамының Хәсән Туфан проспектыннан Раис Беляев проспекты белән киселешенә кадәрге участогы ябылачак.

Машина йөртүчеләрдән сәяхәтләрен планлаштырганда бу мәгълүматны исәпкә алулары һәм  альтернатив маршрутларын алдан сайлаулары сорала. 

Чәршәмбе, 2 сентябрь 2026, 10:26