Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Пәнҗешәмбе, 3 сентябрь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

11, 12 һәм 13 сентябрьдә Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы татар дәүләт драма театры сәхнәсендә – күптән көтелгән премьера. Тамашачыларны дөнья мәдәниятенең иң якты һәм зирәк персонажларының берсе – Хуҗа Насретдин белән очрашу көтә.

Спектакль нигезендә татар драматургиясе классигы Нәкый Исәнбәтнең 1941 елда халык риваятьләре һәм көнчыгыш фольклоры мотивлары буенча язылган мәшһүр пьесасы ята. Бу комедия татар театрының 120 еллыгына багышлап махсус әзерләнгән.

Спектакль рус теленә синхрон тәрҗемә белән тәэмин ителгән.

Чәршәмбе, 2 сентябрь 2026, 14:00