Яр Чаллыда шәһәрнең иң эре яшел массивларының берсе – Прибрежный паркын төзекләндерүнең соңгы, бишенче этабы тәмамлануга якынлаша.

Йомгаклау эшләре барышында күл буендагы территориядә яңа җәяүлеләр күпере, атыну өчен таганнар, уңайлы агач юллар һәм баскыч барлыкка киләчәк. Куркынычсызлык һәм ял итүчеләр өчен уңайлык максатыннан су янындагы зона заманча яктырту һәм видеокүзәтү системасы белән җиһазландырылачак.


Паркны этаплап реконструкцияләү 2022 елдан алып барыла. Бу вакыт эчендә ул заманча һәм шәһәр халкы яраткан мәйданга әйләнде: монда уңайлы велосипед юллары салынды, спорт мәйданчыклары, шулай ук актив һәм тыныч ял зоналары төзекләндерелде. Узган елда «Лесное» күле янындагы территория тулысынча үзгәрде.


При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 31 август 2026, 16:45



