Яр Чаллыда Татарстан Республикасы Электрон мактау тактасы лауреатларын бүләкләү дәвам итә. Бүген Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова С.П. Титов исемендәге Картон-кәгазь комбинаты хезмәт коллективы белән очрашты.

Очрашу барышында шәһәрнең 2025 елдагы һәм 2026 елның беренче яртыеллыгындагы социаль-икътисади үсешенең төп йомгаклары чыгарылды, агымдагы ел ахырына кадәрге планнар тикшерелде.
Очрашу ирешелгән нәтиҗәләре, күпьеллык намуслы хезмәтләре һәм үз эшенә тугрылыклары өчен 24 лауреатка Татарстан Республикасы Электрон мактау тактасы сертификатларын тапшыру церемониясе белән тәмамланды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 3 сентябрь 2026, 16:14



