Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 5 сентябрь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәребезнең спорт казанышлары исәбенә тагын бер җиңү өстәлде. Яр Чаллы көрәш мәктәбе тәрбияләнүчесе, Россиянең атказанган спорт мастеры Ранис Гыйләҗетдинов VI Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарында алтын медаль яулады.

«Алыш» көрәше буенча Россия җыелма командасы составында абсолют авырлык категориясендә чыгыш ясап, безнең якташ җиңү ихтыярын һәм осталыгын күрсәтте.

Беренче көрәштә ул Кытай вәкилен 6:0 исәбе белән ышанычлы отты. Икенче уенда аның көндәше булып авырлыгы 160 кг булган Иран спортчысы чыкты, һәм бу көчле каршылыкта спортчы җиңде. Өченче көрәштә Яр Чаллы егете авырлыгы 190 килограммга җиткән Болгария авыр атлетын отты. Хәлиткеч финал бәрелешендә Раниска зур гәүдәле Молдова көрәшчесе каршы торды, ләкин бу көрәштә дә безнең якташ көчлерәк булып чыкты, очрашуны үз файдасына тәмамлап, пьедесталның иң югары баскычына күтәрелде.

Ранис Гыйләҗетдинов Россиянең атказанган тренеры, «Алыш» көрәше буенча Россия җыелма командасының остазы, безнең якташ Илнур Хәйбуллин җитәкчелегендә шөгыльләнә.

Җомга, 4 сентябрь 2026, 09:16