Бүген Яр Чаллыда «Иң яхшы йөк машинасы йөртүчесе» һөнәри осталык конкурсының йомгаклары чыгарылды. Бөтенроссия конкурсының төп максаты – йөк машинасы йөртүчесе һөнәрен популярлаштыру, профессионалларның осталыкларын камилләштерүгә шәхси мотивациясен арттыру һәм куркынычсыз йөртү культурасын ныгыту. Чара «Тормыш өчен инфраструктура» милли проектының «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» федераль проекты кысаларында Россия Транспорт министрлыгы ярдәмендә «Росавтотранс» заказы буенча үткәрелә. Бүләкләү алдыннан шәһәр мэры Наил Мәһдиев конкурсны оештыруда ярдәм иткән Россия Федерациясе Транспорт министрлыгына, Автомобиль транспорты фәнни-тикшеренү институтына һәм КАМАЗга, шулай ук Сергей Когогинга рәхмәт белдерде:

«Өч көнлек ярышлар дәвамында сез югары осталык күрсәттегез. Сез тагын бер тапкыр йөк автомобиле йөртүчесе һөнәренең илебез өчен мөһим һәм кирәкле һөнәр икәнен исбатладыгыз. Сез дәүләтебез өчен иң мөһим бурычларны башкарасыз: сезнең җаваплы эшегездән күпләрнең тормышы һәм сәламәтлеге бәйле. Бу өч көн эчендә сез үз эшегезнең чын профессионаллары икәнегезне исбатладыгыз».

Конкурс җиңүчесе исеменә һәм төп приз – «Москвич» автомобиленә Яр Чаллы шәһәреннән Игорь Халтурин ия булды. Өченче урынны Чабаксар шәһәреннән Александр Анисимов алды, ә икенче урынны Омск шәһәреннән Александр Седельников яулады.

Йөк күтәрүчәнлеге 3,5тән 10 тоннага кадәр булган йөк автомобильләрендә С категориясе йөртүчеләре өчен шәхси зачетта җиңүче Самар шәһәреннән Александр Гаас булды, икенче һәм өченче урыннарны Ухта шәһәреннән Вадим Тюльнев һәм Яр Чаллыдан Александр Желтышев алды.

Шулай ук оештыручылар аерым номинацияләрдә лидерларны билгеләделәр. Иң яшь йөртүчегә – Илья Садковка (24 яшь) – һәм иң тәҗрибәлесенә – Петр Ивановка (66 яшь) бүләкләр тапшырылды.


Моннан тыш, катнашучы хатын-кызлар Елена Запольская һәм Марина Кондаковага шәһәр һәм федераль ведомство җитәкчеләре вәкилләре тарафыннан кер юу машиналары тапшырылды.

Чара Илсия Бәдретдинова чыгышы белән тәмамланды.

При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 4 сентябрь 2026, 20:02



