Инвестицион ресурсларның керүе шәһәр икътисадының тотрыклы үсешенең төп катализаторы булып кала, бу «Эффективлы һәм конкурентлы икътисад» милли проектын актив гамәлгә ашыруда ачык чагыла. Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга, технологик суверенитетны хуплауга, кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүгә һәм реаль секторга капитал җәлеп итү өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән бу федераль проект төбәкнең сәнәгать үсеше өчен югары стандартлар билгели. Бу стратегик бурычлар юнәлешендә 2026 елның беренче яртыеллыгында Яр Чаллы предприятиеләренең төп капиталга инвестицияләре күләме 32 млрд сум тәшкил итте, аларның 86%ы – бизнестың үз акчалары, бу эшмәкәрләрнең шәһәрнең икътисадый перспективаларына югары дәрәҗәдә ышанычын күрсәтә.
Икътисадка «Яр Чаллы» Алгарышлы үсеш территориясе зур ярдәм күрсәтә, аңа быел 10 ел тулды. Бу вакыт эчендә резидентлар тарафыннан 10 меңнән артык эш урыны төзелгән, салынган инвестицияләр күләме 51,8 млрд сумга җиткән. Резидентлар түләгән салымнар суммасы бирелгән льготалар күләменнән 2,5 тапкырга артып киткән. Эре проектлар арасында – «ТЭМПО»ның 7 млрд сумлык подшипниклар заводын төзү һәм «Картон-кәгазь комбинаты»н 1,5 млрд сумга модернизацияләү.


Эшмәкәрлек шәһәрне үстерүнең өстенлекле юнәлеше булып кала. Бүген Яр Чаллыда 28 мең кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты эшли, бу узган елга караганда 3%ка күбрәк. Аларның яртыеллык әйләнеше 4,7%ка үсеп, 310,4 млрд сум тәшкил итте. Урта предприятиеләр санының 38%ка артуы яхшы сигнал булды – нәкъ менә алар импорт компонентларын тиз арада алмаштыра алалар. Кече һәм урта эшмәкәрлек өлкәсендә 135 мең кеше хезмәт итә, ә үзмәшгульләр саны 1,2 тапкырга артып, 70 мең кешегә якынлашты.

Федераль һәм региональ программалар ярдәмендә бизнес 1,4 млрд сум ярдәм җәлеп итте. Сентябрьдә Яр Чаллыда махсус хәрби операция ветераннарына үз эшләрен ачарга ярдәм итүче федераль «СВОй бизнес» программасы, ә ноябрьдә – «Автоград яшь эшмәкәре» конкурсы старт ала. Эшмәкәрлек эшчәнлегеннән салым керүләре 12,1%ка артып, 2,1 млрд сум тәшкил итте.

При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 7 сентябрь 2026, 08:31



