Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 8 сентябрь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Автозавод районында яшәүче, Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Абдулахат Абдрахман улы Сафиуллин 94 яшьлек туган көнен билгеләп үтә. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путиннан һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиевтән юбилярны Автозавод районы хакимияте башлыгы Айрат Хөснуллин котлады.

Абдулахат Абдрахман улы Кайбыч районы Борындык авылында күп балалы эшчеләр гаиләсендә туган. Шунда ук урта мәктәпнең 7 сыйныфын тәмамлаган. Аннары Казан шәһәренең һөнәр училищесына укырга кергән. Слесарь дипломы алган. 

Уралның Свердловск С-45 ябык шәһәрендә хәрби заводка эшкә урнашкан. 33 ел дәвамында атом җиһазларын слесарь-җыючы булып эшләгән. Шул эш урыныннан лаеклы ялга чыккан. 

1955 елда өйләнгән, бәхетле никахта 2 кыз тәрбияләп үстергәннәр. Бүген ветераны 2 онык һәм 4 оныкчык шатландыра. Яр Чаллыга 1985 елда инде пенсионер булып күчеп килгәннәр.

«1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.  

Дүшәмбе, 7 сентябрь 2026, 14:24