Яр Чаллыда бүген транспорт хәрәкәте өчен Үзәк күпернең Яңа шәһәр юнәлешендәге участогы ачылды. Беренче яртысындагы эшләр 1 сентябрьдә тәмамланды. Ике полосадагы аркылы җөйләрне ремонтлау барлыгы 15 көн алды. Буйга таба җөйләрне ремонтлауны белгечләр агымдагы елның июлендә үткәрделәр.

Шулай ук Яр Чаллы проспектында («Челныгорстрой» тукталышыннан «Пединститут» тукталышына кадәр) күпер һәм юлүткәргечне ремонтлау башланды. Хәрәкәт һәр якка бер полоса буенча оештырылачак, шуңа күрә хәрәкәттә вакытлыча чикләүләр мөмкин. Ремонт вакыты бер ай итеп билгеләнгән: һәр якка икешәр атна. Ләкин юл төзүчеләр сыйфатка зыян китермичә, эшләрне тиз арада тәмамлау өчен барлык көчләрен куячак.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 7 сентябрь 2026, 16:30



