Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 8 сентябрь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

11, 12 һәм 13 сентябрьдә Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы татар дәүләт драма театры сәхнәсендә тамашачыларны дөнья мәдәниятенең иң якты һәм зирәк персонажларының берсе – Хуҗа Насретдин белән очрашу көтә.

Спектакль нигезендә татар драматургиясе классигы Нәкый Исәнбәтнең 1941 елда халык риваятьләре һәм көнчыгыш фольклоры мотивлары буенча язылган мәшһүр пьесасы ята. Бу комедия татар театрының 120 еллыгына багышлап махсус әзерләнгән.

Далаларда югалган ерак бер көнчыгыш шәһәрендә Хуҗа Насретдин яши – ул хәйләкәр, зирәк һәм шаян кеше, нәкъ менә аның авызыннан иң акыллы һәм үткен сүзләр яңгырый. Бу юлы аның алдында ике катлаулы бурыч тора: кызы Сәлвине бай Бики белән теләмәгән никахтан коткару һәм халыкны хан филеннән – шәһәрне талаучы туймас җанвардан азат итү.

Спектакль рус теленә синхрон тәрҗемә белән тәэмин ителгән.

Сишәмбе, 8 сентябрь 2026, 11:32