Бүген, Финансистлар көнендә, Тантана сараенда шәһәр мэры Наил Мәһдиев финанс тармагының иң яхшы хезмәткәрләрен котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды, аларның төбәк икътисади тотрыклылыгына керткән өлешләрен билгеләп үтте.

«Яр Чаллы шәһәре өчен финанслар – үзенчәлекле тармак, ул КАМАЗны һәм шәһәрне төзү белән тыгыз бәйле. Бу система ярым гасыр вакыт элек, яланда ярты миллионлы шәһәр һәм автомобиль заводы барлыкка килгәндә салына башлады. Автоградның һәм аның хуҗалык итүче субъектларының финанс системасы шактый яшь, ләкин, шулай да, аның яхшы тарихы бар.
Тарих – ул, иң беренче чиратта, кешеләр. Бүген мин финанс системасының беренче төзүчеләренә тагын бер тапкыр рәхмәт һәм ихтирам сүзләрен әйтәсем килә. Әйе, шәһәрне монтажчылар, төзүчеләр, автомобиль төзүчеләр төзеде. Ләкин финанс системасының беренче төзүчеләре дә әһәмиятле бурычны башкардылар.
Шәһәрнең бүгенге уңышлары – сезнең хезмәтегез. Сез безнең зур ярты миллионлы автоградның киләчәккә ышанычлы каравы, бюджет системасының нәтиҗәле эшләвен тәэмин итү өчен барысын да эшлисез», – дип ассызыклады шәһәр мэры Наил Мәһдиев.

Очрашуның кульминациясе булып бүләкләү тантанасы булды. Югары һөнәри казанышлары һәм Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсешенә керткән шәхси өлешләре өчен финанс өлкәсенең 12 иң яхшы хезмәткәре лаеклы бүләкләр алды.

Татарстан Республикасы Электрон мактау тактасына кертү белән лауреат исеменә «Камкомбанк» вәкилләре лаек булдылар: хисап, анализ һәм планлаштыру бүлеге башлыгы Рәзидә Габдрашитова, валюта алмашу операцияләре төркеменең әйдәп баручы белгече Алсу Габдуллина, клиент операцияләре бүлегенең өлкән бухгалтер-икътисадчысы Лилия Гәрәева, офислар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Эльмира Гәрәева, клиент операцияләре бүлеге башлыгы Лилия Фомичева.

Татарстан Республикасы Электрон мактау тактасына кертү белән лауреат исеменә ВТБ банкы хезмәткәрләре дә лаек булдылар: «Яр Чаллы» операцион офисы директоры Лилия Исмагилова һәм «Яр Чаллы» операцион офисы җитәкчесе урынбасары Екатерина Фомина.

Шәһәр мэрының Мактау грамотасы белән Муниципаль учреждениеләрне финанслау үзәге хезмәткәрләре бүләкләнде: бухгалтер исәбе һәм хисап бүлеге башлыгы Тамара Лукьянова, коммуналь хезмәтләрне анализлау һәм контрольләү бүлеге башлыгы Гүзәл Тунгускова, хезмәт хакын финанслау бүлеге башлыгы Любовь Сысоева.

Яр Чаллы шәһәре мэрының Рәхмәт хаты белән Конкурентлы сатып алуларны үстерү агентлыгының биржа сатып алулары бүлеге башлыгы Эльмира Сәгдиева һәм Башкарма комитетның бухгалтер исәбе һәм хисап бүлегенең баш белгече Ксения Сластухина билгеләп үтелделәр.
Чараның фотолары ВК шәһәр хакимиятенең рәсми төркемендә урнаштырылган.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 8 сентябрь 2026, 17:30



