Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 9 сентябрь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бөек шагыйрь Расул Гамзатовның туган көнендә шәһәрдә Россия халыклары телләре көненә багышланган акцияләр узды. Датаны сайлап алу символик мәгънәгә ия: шагыйрьнең дуслык һәм бердәмлек турындагы юллары һәркемгә билгеле, ә бәйрәм үзе Россиянең күп халыкларның уртак йорты булуын, илебездә яңгыраган телләрнең һәрберсенең мәңгелек кыйммәткә ия булуын искә төшерә.

Төп вакыйга булып Россия халыклары телләрендә Бөтенроссия диктанты үткәрү булды. Быел аның үзенчәлеге 21 телдә оештырылуы, ә язу өчен текст буларак Расул Гамзатов әсәренең акция катнашучылары өчен махсус яраклаштырылган өзек кулланылуы булды. Яр Чаллыда диктант шәһәрнең барлык мәктәпләрен колачлады: татар һәм рус телләрендә ул һәр гомуми белем бирү учреждениесендә узды. Моннан тыш, тел күптөрлелеген саклау өчен милли телләр белән мәйданчыклар оештырылды – башкорт телендә 11 нче мәктәптә диктант узды, чуаш теле 42 нче һәм 46 нчы мәктәпләрдә яңгырады, ә мари телендә белемнәрнен укучылар 31 нче мәктәптә тикшерделәр. 

Диктанттан тыш, бүген шәһәрнең барлык мәктәпләрендә «Татарстанда әкият көне» акциясе узды. Аның төп максаты – илнең һәм туган як халыкларының фольклор мирасы белән таныштыру аша укучыларда Россиянең мәдәни күптөрлелегенә хөрмәт мөнәсәбәте формалаштыру. Акция барышында мәктәп укучылары халык әкиятләре дөньясына сәяхәткә бардылар.

Сишәмбе, 8 сентябрь 2026, 16:31