Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 26 сентябрь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген «Энергетик» мәдәният сараенда Татарстан Республикасы Электрон мактау тактасының исемле таныклыкларын тапшыру узды. Барлыгы бу көнне аларны 13 кеше алды.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев чараның үзенчәлеген ассызыклады: нәкъ менә «Энергетик» мәдәният сараенда шәһәр тарихы башланган иде: «Монда, бу залда, ил язмышы хәл ителде. Ил, республикабыз һәм шәһәр өчен мөһим карарлар кабул ителде, алар соңыннан монда, Яр Чаллыда, конкрет эшләргә әверелгән төп документларда имзаланды».

Шулай, Татарстан Республикасы Электрон мактау тактасына кертү турында таныклыкларны түбәндәге кешеләр алдылар: ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛның әйдәп баручы инженер-химигы Лариса Габетдинова, Сугыш ветераннары өчен госпитальең невролог-табибы Алла Дәүләтшина, 3 нче балалар шәһәр поликлиникасының балалар нефрологы Надежда Уткина, «КАМАЗ» ААҖ Фәнни-техник үзәгенең ныклыкка, вибрацион йөкләнешкә һәм озак яшәүчәнлеккә исәпләүләр кертү буенча баш белгече Юрий Лазарев, 20 нче урта гомуми белем мәктәбе директоры Альбина Мансурова, 7 нче урта гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Раушания Мөликова, 8 нче урта гомуми белем мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Татьяна Назарова, «КАМАЗ» ААҖның җитештерү системасын үстерү буенча консультанты Луиза Румянцева, «КАМАЗ» ААҖ Логистика үзәгенең баш белгече Радик Фәттахов, «КАМАЗ» ААҖ Пресс-рама заводының әйдәп баручы белгече Артур Фәтхиев, «Ар Си Эр» җитештерү компаниясенең склад хуҗалыгы башлыгы Лилия Швеева, 7 нче урта гомуми белем мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Лариса Шәрифуллина һәм Сугыш ветераннары өчен госпитальнең психиатр-табибы Марат Йосыпов.

Сишәмбе, 8 сентябрь 2026, 17:30