Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Җомга, 11 сентябрь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда Татарстан Республикасы Электрон мактау тактасының исемле сертификатларын тапшыру марафоны дәвам итә. 16 нчы белем бирү үзәгендә шәһәр мэрының Үзәк районының актив халкы, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашуы узды.

Наил Мәһдиев Яр Чаллының социаль-икътисади үсешенең аралык нәтиҗәләре турында җентекләп сөйләде, шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән булдырылган Электрон мактау тактасының исемле сертификатларын тапшырды.

Бүләкләрне төрле өлкәләр вәкилләре – күпфункцияле үзәкләр, сәнәгать предприятиеләре, сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль өлкә һәм шәһәр хакимияте белгечләре алдылар.

Бүләкләнүчеләр арасында – Күпфункцияле үзәк бүлеге башлыгы Евгения Варго, җитештерү-техник тәэмин итү үзәгенең хезмәт саклау бүлеге башлыгы Галия Галиева, «КАМАЗ» ААҖ сатып алулар үзәгенең контролеры Хәлим Гыйльметдинов, 76 нчы гимназиянең инглиз теле укытучысы Лилия Гыймадиева, «КАМАЗ» ААҖ логистика үзәгенең икътисади планлаштыру буенча баш белгече Светлана Голубева, 2 нче балалар шәһәр поликлиникасының нефролог-табибы, педиатры Татьяна Дмитриева, «КАМАЗ» ААҖ техник контроль департаменты бюросы башлыгы Галина Ефремова, Яр Чаллы башкарма комитеты каршындагы күчемсез милек объектларын өлешләп төзү өлкәсендә дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлеге башлыгы Люция Кудряшова, «Перекресток» социаль адаптация үзәге директоры Дмитрий Ларин, «КАМАЗ» ААҖ фәнни-техник үзәгенең баш белгече Евгений Ларькин, «КАМАЗ» ААҖ пресс-рама заводының баш белгече Виктор Лоскутов, Яр Чаллыдагы республика медицина профилактикасы үзәгенең бүлек мөдире Алия Львова, 14 нче балалар-яшүсмерләр 
үзәгенең методисты Эльвира Моисеева, ремонт-инструменталь заводының 6 разрядлы инструменталь слесаре Петр Прохоров, Яр Чаллы педагогика көллияте укытучысы Әлфия Разова, Күпфункцияле үзәк бүлеге башлыгы урынбасары Евгения Сидоркова, «КАМАЗ» ААҖ запас частьләр һәм компонентлар заводының сварщигы Игорь Скворцов, «КАМАЗ» ААҖ двигательләр заводының су-газ тәэминаты һәм янгын сүндерү автоматикасы системалары буенча баш энергетик урынбасары Дамир Фәхретдинов, Яр Чаллы политехник көллияте остазы Шәйхулла Хәкимов, Яр Чаллы хакиме ярдәмчесе Рамил Хәлимов һәм 26 нчы гимназиянең сынлы сәнгать һәм сызым укытучысы Мария Юдакова.

Шәһәр мэры үзенең «ВКонтакте» битендә «нәкъ менә мондый кешеләр ярдәмендә безнең шәһәр һәм республикабыз үсеш ала. Хезмәтегез, битараф булмавыгыз һәм максималь катнашуыгыз өчен рәхмәт. Без сезнең белән горурланабыз!» дип билгеләп үтте.

Чарадан барлык фотографияләрне ВКонтакте «Яр Чаллы шәһәре хакимияте» рәсми төркемендә күрергә мөмкин.

Пәнҗешәмбе, 10 сентябрь 2026, 15:14