Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 28 октябрь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген иртән иртүк шәһәр мэры Наил Мәһдиев төзүчеләр белән очрашты һәм 2 нче «Алсу» балалар бакчасын капиталь ремонтлау йомгакларын тикшерде. Белем бирү инфраструктурасын яңарту «Яшьләр һәм балалар» милли проектының максатларына һәм бурычларына туры килә. Мәктәпкәчә учреждение Комсомол районы территориясендә, шәһәрнең 32 нче микрорайонында урнашкан. Анда 250 бала йөри. Биредә 12 төркем, алар арасында дүрт ясле төркеме: ике төркем 1 яшьтән 2 яшькә кадәрге балаларны, ике төркем – ике яшьтән өч яшькә кадәрге балаларны кабул итәргә әзер.

Бина 37 ел элек, 1989 елда төзелгән. Моңа кадәр монда бер тапкыр да капиталь ремонт үткәрелмәгән.

Бинаның мәйданы 4 мең кв. м чамасы, ә җир участогының – 9 400 кв. м диярлек. Төзүчеләр кыска срок эчендә тиз һәм сыйфатлы рәвештә буяү эшләрен, түбә ябу, фасадны яңарту, яңа ишекләр һәм тәрәзәләр монтажлау, канализация, җылыту, су белән тәэмин итү, вентиляция, электр белән тәэмин итү тәртипкә китерелгән, балалар бакчасы территориясендәге балалар мәйданчыклары ремонтланган.

2 нче «Алсу» балалар бакчасы мөдире Гөлүсә Гыйләҗева билгеләп үткәнчә, уңай үзгәрешләр бинаның тышында гына түгел, ә эчендә дә булган: мәсәлән, ашханәдә һәм кер юу бүлмәсендә яңа җиһазлар барлыкка килгән.

«Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның һәм республикабызның Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Готыф улы Әхмәтовның ярдәме белән без балалар бакчасын масштаблы яңартуга керешә алдык.

Микрорайон халкы яңа балалар бакчасына ия булды дип әйтсәк була. Монда тәрбия һәм укыту ике телдә – рус һәм татар телләрендә алып барылуы бик мөһим. Телләрне укыту һәм мәдәният белән танышу иң югары дәрәҗәдә оештырылган.

Без республика җитәкчелегенә һәм төзүчеләребезгә кыска вакыт эчендә безгә, Яр Чаллы халкына, шундый искиткеч бүләк ясаганнары өчен ихлас рәхмәтлебез», – дип билгеләп үтте тикшерү йомгаклары буенча шәһәр мэры Наил Мәһдиев.

Җомга, 11 сентябрь 2026, 10:48