Бүген «Мастеровые» рус драма театрында «Люди города Н» музыкаль спектакленең премьерасы узды. Спектакльдә буыннар дәвамчанлыгы һәм гаилә кыйммәтләрен ныгыту темасы гаилә иминлеген һәм традицион кыйммәтләрне хуплауга юнәлдерелгән «Гаилә» милли проектының максатлары белән туры килә. Пьеса авторы – Казан драматургы Динә Сафина, баш режиссер – Диана Сафарова, режиссер-куючы – Илнур Гарифуллин.

«КАМАЗ» ААҖ генераль директоры (автогигант спектакльне заказ бирүче булып чыгыш ясады) Сергей Когогин мюзиклны булдыру өстендә эшләгәннәргә хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, тамашачыларның югары бәяләрен билгеләп үтте.

«Барлык батырлыкларны да кешеләр кыла. Биналар, корылмалар, станоклар, машиналар – кешесез алар берни дә аңлатмый. Нәкъ менә кешеләр тарих тудыра, һәм камазчыларның һәр буыны ниндидер мөһим, уникаль һәм героик эш башкарган. Безнең шәһәрдә мондый зур предприятие уйлап тапканнар; кыска вакыт эчендә заводлар комплексын төзегәннәр, куәтләрне үстергәннәр, беренче машиналарны ясаганнар һәм илне дизельләштерүне үткәргәннәр; КАМАЗны яңа рельсларга күчергән һәм заманча модельләр тудырган киләсе буыннар – һәр кеше үз эшен яхшы башкарырга тырышкан. Һәм бу тарих – нәкъ менә алар турында», – дип билгеләп үтте Сергей Когогин.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев автогигантның генераль директорына рәхмәт белдерде – аның катнашыннан башка спектакль дөнья күрмәс иде.
«Алты ел эчендә дөньядагы иң эре автомобиль заводын һәм ярты миллионлы шәһәрне төзү – уникаль тарихи прецедент.

Мондый теманы кулга алыр өчен, гаҗәеп кыю, инициативалы һәм креатив режиссер булырга, Кама ярына килеп, яланда завод һәм ак ташлы шәһәр төзегән кешеләргә тиң командага ия булырга кирәк. Режиссер Диана Сафарова – тыштан нечкә, ләкин бик көчле характерлы – нәкъ менә шундый кыюлык күрсәтте. Без аны «Мастеровые» театры сәхнәсендәге «Маугли» куелышы буенча истә тотабыз, ләкин бүген безнең алда бөтенләй башка масштаб», – дип ассызыклады шәһәр мэры.
Музыкаль спектакль өстендә көчле иҗат төркеме эшләде, алар арасында күп кенә «Золотая маска» абруйлы премиясе лауреатлары һәм номинантлары бар: рәссам-куючы Алексей Лобанов, пьеса авторы Дина Сафина, яктылык рәссамы Евгений Ганзбург, хореографлар Марсель һәм Мария Нуриевлар, актер Кирилл Имеров.

Куелышта барлыгы 10нан артык актер катнашты, аларның барысы да «Мастеровые» иҗат труппасыннан.
Куелыш Яр Чаллы һәм шәһәр ясаучы «КАМАЗ» предприятиесе тарихын коры даталар һәм тарихи фактлар аша түгел, ә халыкның шәхси язмышлары аша сөйли. Сюжет өч унъеллыкны – 1970, 1990 һәм 2010 елларны колачлый. Бу яңа шәһәр төзергә, автогигантта эшләргә, гаиләләр корырга һәм үз тарихын алмашынган буыннарга тапшырырга дип, илнең төрле почмакларыннан бер чемодан һәм киләчәккә ышаныч белән килгән яшь, кыю һәм гашыйк кешеләр турындагы тәэсирле һәм илһамландыручы хикәя.

Баш режиссер Диана Сафарова һәм режиссер-куючы Илнур Гарифуллин сөйләгәнчә, куелыш өчен «КАМАЗ»ның беренче модельләреннән берсен табып, аны ремонтлаганнар. Барлыгы 14 көн эчендә турыдан-туры сәхнәдә иң катлаулы техник конструктор базасы җыелган. Спектакльнең динамик партитурасы эшләнгән: мизансценалар арасында масштаблы декорацияләр, реквизит һәм яктылык партитуралары тиз алышына.

Куелыш тамашачылардан югары бәяләр алды, алар арасында Башкарма комитет хезмәткәрләре, шәһәр эшмәкәрләре һәм Шәһәр Советы депутатлары бар иде.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 11 сентябрь 2026, 20:15



