Халыкны җитештерүчеләрдән турыдан-туры сыйфатлы продукция белән тәэмин итү максатыннан 12 сентябрьдән шәһәрдә традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды.

Ярминкәләр «Төзүче» стадионы алдындагы мәйданчыкта, Ипподромда һәм «Южный» агросәнәгать паркында уза.

Ярминкәнең беренче көнендә 14 муниципаль районнан 23 млн сумнан артык суммага 356 тоннадан артык авыл хуҗалыгы продукциясе китерелде. Муниципаль районнарның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре шәһәр халкына үз җитештергән продукцияләрен, он, төрле ярмалар, йомырка, икмәк, камыр ризыклары , ит, йомырка, сөт һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясен тәкъдим иттеләр.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 12 сентябрь 2026, 15:23



