Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Дүшәмбе, 14 сентябрь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

17-19 сентябрь көннәрендә Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы татар дәүләт драма театры сәхнәсендә Йошкар-Оладан М. Шкетан исемендәге Мари милли драма театрының гастрольләре узачак. Чара «Большие гастроли» федераль проекты кысаларында үткәрелә.

Яр Чаллы тамашачыларына кунаклар дүрт төрле жанрдагы спектакль тәкъдим итәчәк.

17 сентябрьдә тамашачылар Михаил Булгаков хикәяләре буенча «Записки юного врача» (12+) драмасын күрәчәк. Бу спектакль ерак авылдагы яшь табиб тарихын сөйли. Тамашачыларны куркыныч, көлкеле һәм тән чымырдата торган хакыйкатьле мизгелләр көтә. Спектакль рус телендә бара.

18 сентябрьдә театр мәхәббәт, хәйлә һәм авыл кодалары турындагы «Николаю – телёнок, Якову – невеста» (12+) музыкаль комедиясен тәкъдим итәчәк.

Шул ук көнне яшь тамашачыларга «Богатырь из теста» (6+) дигән әкият күрсәтеләчәк. Ул көч мускулларда түгел, ә йөрәктә икәнен сөйли. Спектакль рус телендә бара.

19 сентябрьдә кунаклар очучылар һәм мәхәббәт турындагы «Небесный тихоход» (12+) музыкаль комедиясен тәкъдим итәчәк. 

Спектакльләр рус һәм мари телләрендә бара. Алар рус теленә синхрон тәрҗемә белән тәэмин ителгән (наушниклар), бу аларны барлык тамашачылар өчен дә аңлаешлы һәм мөмкинлекле итә. Пушкин картасы гамәлдә.

Дүшәмбе, 14 сентябрь 2026, 14:50