Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов уку елы башлану белән капиталь ремонттан соң ачылган 2 нче балалар музыка мәктәбендә булды. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев озатуында ул яңартылган бинаны карады һәм яшь музыкантлар өчен тудырылган шартларны бәяләде.

Марат Әхмәтов яңартылган бинаны югары бәяләде: «Яр Чаллыга һәр килүем мине эчтәлек белән тагын да күбрәк тутыра. Монда чаллылар бер зур гаилә, бер-берсен хөрмәт итәләр. Монда хакимият өчен халык белән эшләүдә мөһим булмаган сораулар юк. Без бүген иртән шатлыклы вакыйгада – ана капиталына сертификатлар тапшыруда булдык, һәм мондый аудиторияне, мондый атмосфераны минем беркайда да очратканым булмады. Эшнең бу формасын барлык шәһәрләргә да тәкъдим итеп булыр иде».

Наил Мәһдиев ремонттан соң музыка мәктәбенең, чынлыкта, яңа бинага әйләнгәнен билгеләп үтте. Учреждение инде 56 ел дәвамында мөһим эш – балаларга музыка һәм сәнгатькә мәхәббәт уяту белән шөгыльләнүен искә төшерде.

Кунакларга хорлар, оркестрлар һәм ансамбльләр катнашында концерт программасы күрсәтелде. Шулай ук яңартылган сыйныфлар буйлап экскурсия узды, анда яшь музыкантлар музыкаль номерлар белән чыгыш ясадылар.

2 нче балалар музыка мәктәбе 1970 елда нигезләнгән. Хәзер мәктәптә җиде юнәлеш буенча 330 тәрбияләнүче шөгыльләнә. Соңгы биш елда гына алар шәһәр һәм республика дәрәҗәсендәге конкурсларда 600дән артык бүләк яуладылар, ә 40 тәмамлаучы алга таба тормышын музыка белән бәйләп, профиль буенча белем алуын дәвам иткән.

Мәктәп җитәкчесе Александр Рыбин быел «Татарстан Республикасы муниципаль мәдәният учреждениеләренең иң яхшы җитәкчесе» номинациясендә иң яхшысы дип танылды.

При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 16 сентябрь 2026, 12:30