Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 11 ноябрь 2026 / рус тат / обычная версия

Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов бүген иртән иртүк «Челныгорстрой» һәм «Пединститут» тукталышлары арасындагы күпердә юл инфраструктурасын яңартуны тикшерде. Карау барышында ул бөтен технологик процессны үтәүнең мөһимлегенә игътибар итте.

«“Челныгорстрой” һәм “Пединститут” тукталышлары районындагы күперләрдә ремонт эшләре тәүлек әйләнәсе режимда алып барыла. Хәзерге вакытта подрядчы “Челныгорстрой” тукталышы янындагы күпердә дүрт деформацион җөйне алыштыру белән шөгыльләнә. Эшләр технологиягә катгый туры китереп башкарыла: асфальт тулысынча салынганнан соң, яңа җөйләр урнаштыру өчен асфальт кисеп алына, яңа җөйләр махсус югары ныклыктагы бетон катнашмасы белән тутырыла.

Катнашмага кату өчен 48 сәгать кирәк, шуңа күрә бу чорда эшчеләр объектта күренми. Бу этап тәмамланганнан соң белгечләр шундук “Пединститут” тукталышы янындагы күпердә ике деформацион җөйне алыштыруга керешәчәк. Объектта тәүлек әйләнәсе 45 кеше эшли (30ы көндезге, 15е кичке/төнге сменада). Шәһәр хакимияте вакытлыча уңайсызлыклар өчен гафу үтенә һәм ремонтның мөмкин кадәр кыска срокларда тәмамланачагына ышандыра», – дип билгеләп үтте Фәрид Салахов.

Катлаулы инженерлык бурычларының үзенчәлекләре турында подряд оешмасы директоры Илнар Шәрапов сөйләде. Аның сүзләренә караганда, иске конструкцияләрнең халәте яңа элементларны монтажлау алдыннан өстәмә торгызу эшләрен таләп итте.

«Гамәлдәге деформацион җөйләрне сүткәннән соң без бетон нигезләрне һәм балкаларны тулысынча ачтык. Бетон нигезләрнең участоклары җимерелгән булып чыкты. Күпернең аскы өлешеннән опалубка җыелды һәм тутыру материалы салынды. Киләсе этап – анкерлау: без деформацион җөйләрнең металл элементларын урнаштырабыз һәм аларны югары ныклыктагы цемент-бетон катнашмасы белән тутырабыз. Аннары җөйне һәм күпер корылмасы элементларын дымнан, бозга каршы реагентлардан һәм пычрактан саклаучы рулон изоляция материалы салына. Шуннан соң деформацион җөйләрнең резина өлеше монтажлана. Катнашма 48 сәгать эчендә ката. Финиш этабы – күчү зонасын тутыру булачак, аннан соң без тагын 24 сәгать көтәчәкбез һәм хәрәкәтне ачачакбыз», – дип аңлатма бирде Илнар Шәрапов.

Эшләрнең беренче этабын инде 18 сентябрьдә тәмамлау планлаштырыла, аннан соң бу участокта хәрәкәт өлешчә торгызылачак.

Юл инфраструктурасын яңарту транспорт челтәрләренең куркынычсызлыгын һәм сыйфатын арттыруга, шулай ук халык өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән «Тормыш өчен инфраструктура» милли проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.

Сишәмбе, 15 сентябрь 2026, 09:10