Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 15 сентябрь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бу көннәрдә Яр Чаллы делегациясе муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Ирина Сагыйдуллина һәм Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова җитәкчелегендә герой-шәһәр Новороссийскның тантаналы чараларында катнаша. Монда шәһәр көне, Новороссийскка «Герой-шәһәр» дигән югары исем бирелү көне, Новороссийск диварлары янында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне уңаеннан тантаналар уза.

Герой-шәһәр башлыгы Андрей Кравченконың дус шәһәрләрдән килгән делегацияләр белән рәсми очрашуы узды, анда шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлау адресы һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. 

Делегация Новороссийскка нигез салучылар – генерал-лейтенант Николай Раевский, вице-адмирал Михаил Лазарев, контр-адмирал Лазарь Серебряков һәйкәленә чәчәкләр кую тантанасында катнашты.

«Герой-шәһәр» статусы бирелгән көнне аның исемендәге скверда Новороссийскның Мактаулы гражданины, Советлар Союзының дүрт тапкыр Герое, Социалистик Хезмәт Герое Леонид Ильич Брежнев истәлеген хөрмәт иттеләр.

Шулай ук делегация Новороссийск шәһәренең сәнәгать предприятиеләре эше белән танышты.

Сишәмбе, 15 сентябрь 2026, 09:20