26 сентябрьдә Прибрежный паркында йөгерү, спорт һәм актив тормыш рәвеше сөючеләрне берләштерәчәк зур спорт бәйрәме узачак. Тантаналы ачылыш сәгать 10:20дә планлаштырылган. Чара «Россия спорты» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында һәм аның ярдәмендә үткәрелә, программа массакүләм спортны үстерүгә, даими физкультура шөгыльләре өчен шартлар тудыруга һәм бөтен ил буенча сәламәт тормыш рәвешен популярлаштыруга юнәлдерелгән.
Стартлар программасы сәгать 9:00дә мәктәпкәчә яшьтәге балаларның 400 метрга йөгерүе белән башланачак. 9:20дә 1 километр аралыкка 17 яшькә кадәрге иң көчле егетләр һәм кызлар чыгачак. 9:30да 18 яшьтән һәм өлкәнрәк ир-атлар һәм хатын-кызларның 1 километрга йөгерүе узачак. 9:40 а 10 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар старт алачак, аларга 1 километрны үтәргә туры киләчәк. 9:50дә шул ук аралыкка 13 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар чыгачак. 10:00дә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар һәм ветераннарның 1 километрга йөгерүе узачак. 10:30да шәһәр оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре стартка чыгачак. 10:40та мәктәп укучыларының массакүләм йөгерүләре башланачак, ә 10:50дә – коллективлар, предприятиеләр, югары уку йортларыныж массакүләм йөгерүләре. Бу йөгерүләрнең барысы да 1 километр аралыкта уза.
Җиңүчеләр һәм призерлар үзләренең яшь категорияләрендә медальләр, дипломнар, кубоклар һәм грамоталар белән бүләкләнәчәк.
Гаризалар ufis@list.ru электрон адресына кабул ителә. Моннан тыш, гаризаны старт көнендә, 26 сентябрьдә, сәгать 8:00дән 10:00гә кадәр Прибрежный паркында «Лесная» тукталышы янындагы мандат комиссиясенә бирергә мөмкин. Нигезләмә һәм гариза формасын монда карарга мөмкин.
Белешмә өчен телефоннар: 30-56-75 һәм 30-56-74.
1.png)
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 16 сентябрь 2026, 10:11



