Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Пәнҗешәмбе, 24 сентябрь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр Советы утырышы барышында муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина муниципаль нормаларны 2025 елның 20 мартындагы 33-ФЗ номерлы Федераль закон белән синхронлаштыру өчен Уставка төзәтмәләр кертү кирәклеген аңлатты.

«Яңа закон кабул ителү белән бәйле рәвештә безнең төп муниципаль документны гамәлдәге законнарга тулысынча туры китерергә кирәклеге туды, – дип билгеләп үтте чыгышында Ирина Сәгыйдуллина. Яңа закон җирле үзидарә төшенчәсен халыкның тормышын тәэмин итү мәсьәләләрен чишү өчен гражданнарның үз-үзләрен оештыру формасы буларак төгәлләштерә».

Төп үзгәрешләр арасында – халыкның җирле үзидарәне турыдан-туры гамәлгә ашыру формаларын актуальләштерү, чит ил гражданнарының бу процессларда катнашу мөмкинлеген бетерү, шулай ук депутатны яки шәһәр башлыгын кире чакыру һәм муниципаль берәмлек чикләрен үзгәртү буенча тавыш бирү турындагы нигезләмәнең көчен югалткан дип танылуы.

Депутатлар карарны кабул итү өчен тавыш бирделәр.

Чәршәмбе, 23 сентябрь 2026, 10:50