Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Пәнҗешәмбе, 24 сентябрь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Мәсьәлә буенча доклад белән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Мансур Фаттахов чыгыш ясады: төзәтмәләр шәһәрнең социаль-демографик составын һәм халык тыгызлыгын исәпкә алып, территорияләрнең тотрыклы үсеше өчен кирәк.

«Бу карар проекты урындагы нормативларны Россия Федерациясенең Шәһәр төзелеше һәм Су кодекслары таләпләренә тулысынча туры китерү максатында әзерләнде», – дип билгеләп үтте Мансур Фаттахов.

Карар проекты регулятив йогынты бәяләмәсен узды, «Челнинские известия» һәм «Шәһри Чаллы» газеталарында, шәһәрнең рәсми сайтында бастырылды.

Карар депутатлар корпусы тарафыннан бертавыштан тавыш бирү юлы белән кабул ителде.

Чәршәмбе, 23 сентябрь 2026, 11:00