Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Дүшәмбе, 21 сентябрь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Идел буе «Конструктив» форумы Казанда 11-14 октябрьдә узачак. Аның кысаларында «Росмолодёжь.Гранты» конкурсы узачак – җиңүчеләр социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыру өчен 1 млн сумга кадәр акча ота алачак.

Форумның темасы – цифрлы, мәгълүмати һәм психологик куркынычсызлык. Катнашучылар интернет-мошенниклыкны һәм манипуляцияләрне тану, мәгълүматлар белән эшләү һәм яшьләрне деструктив эшчәнлеккә җәлеп итүгә каршы тору турында фикер алышачаклар. Конкурста катнашырга 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр чакырыла. Гаризалар 18 номинация буенча кабул ителә: яшьләрне эш белән тәэмин итү, мәдәниятара диалог, экология, иҗат, спорт, волонтерлык, медиа, тарихи хәтер, гаилә кыйммәтләре, фән һәм технологияләр һәм башкалар.

Дүшәмбе, 14 сентябрь 2026, 09:00