Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 11 ноябрь 2026 / рус тат / обычная версия

Бүген Яр Чаллы шәһәре җитәкчелеге Шәһәр Советы депутатларына һәм Башкарма комитет коллективына торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге яңа җитәкчене тәкъдим итте. Шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгы вазифасына Сергей Яцковский билгеләнде.

Яңа эш урынына билгеләүгә кадәр Сергей Леонидович «Шәһәр транспорты» муниципаль унитар предприятиесенең баш инженеры вазифасында эшләде. Югары белемгә ия, Кама дәүләт инженер-икътисад академиясен «Йөк ташуларны оештыру һәм транспортта идарә итү» белгечлеге буенча тәмамлаган, «инженер» квалификациясе алган. Хезмәт эшчәнлеген КАМАЗның трамвай идарәсендә башлаган. 2000 елдан «Электротранспорт»та эшләгән: электромонтердан депо башлыгына, баш инженерга кадәр хезмәт юлы үткән.

«КАМАЗда эшләгәннәрнең барысы да – сыйфат билгесе! Сергей Леонидович элек пассажир ташулары белән шөгыльләнде — без аны җаваплы һәм техник яктан грамоталы кеше буларак беләбез. Аның техник белеме белән мөмкин булмаган нәрсә юк. Торак-коммуналь хуҗалык структурасын һәм эшен җентекләп аңлау өчен вакыт кирәк булачак, ләкин сезнең барысы да килеп чыгачагына ышанам. Уңышлар телибез!», – дип билгеләде шәһәр мэры Наил Мәһдиев җитәкчегә карата.

Сергей Яцковскийга – 50 яшь. Ул вазифаларын бүгеннән башкара башлады.

Пәнҗешәмбе, 17 сентябрь 2026, 11:00