18, 19 һәм 20 сентябрьдә Яр Чаллылылар сайлау участогына баруны үз сәламәтлекләре турында кайгырту белән берләштерә ала. Шәһәрдә гриппка каршы күчмә вакцинация пунктлары эшли.
Күчмә прививка бригадалары сайлау участоклары урнашкан белем бирү һәм мәдәният учреждениеләре базасында җәелдерелгән. Прививканы бушлай ясарга мөмкин.
Иммунизация өчен илебездә чыккан «Совигрипп» вакцинасы кулланыла. Вакцинация грипп, пневмония һәм хроник авыруларның кискенләшүе куркынычын киметергә ярдәм итә. Шул ук вакытта сезонлы авырулар артуы башланганчы иммунитет формалашыр өчен, прививканы алданрак ясау яхшырак.

Күчмә пунктлар Гидростроителей урамы, 5 адресы буенча 10 нчы мәктәптә, Нур Баян урамы, 10 адресы буенча 39 нчы мәктәптә, Габдулла Тукай исемендәге яр буе, 31 адресы буенча «Энергетик» мәдәният сараенда эшли. Прививканы Автозаводский проспекты, 39 (20/08 комплексы) адресы буенча 24 нче мәктәптә, 60 лет Октября бульвары, 10 (7/14 комплексы) адресы буенча 35 нче мәктәптә һәм Яшь ленинчылар бульвары, 3 (27/21 комплексы) адресы буенча 29 нчы гимназиядә ясарга мөмкин. Моннан тыш, пунктлар Энтузиастлар бульвары, 2 (2/15 комплексы) адресы буенча 13 нче мәктәптә һәм Ш. Усманов урамы, 110 (49/04 комплексы) адресы буенча 34 нче мәктәптә ачылачак.
Привика ясау өчен түбәндәге документлар кирәк: паспорт, ОМС полисы һәм СНИЛС.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Якшәмбе, 20 сентябрь 2026, 07:57