Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 11 ноябрь 2026 / рус тат / обычная версия

Бүген Наил Мәһдиев Яр Чаллы спортчылары – Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары җиңүчеләре Ранис Гыйләҗетдинов һәм Радик Салахов, шулай ук бокс буенча Россия чемпионы Сергей Сергеев белән очрашты.

Наил Мәһдиев спортчыларга уңышлары өчен рәхмәт белдерде һәм алар үсүче буын өчен үрнәк булуларын билгеләп үтте: «Сезне югары нәтиҗәләрегез белән котлавыбыз бик рәхәт. Сез намус белән башкарган катлаулы, җиңел булмаган эшегез өчен сезгә зур рәхмәт. Сез илебезне, Татарстан Республикасын һәм Яр Чаллы шәһәрен данлыйсыз. Үз хезмәтегез, сәләтегез һәм тырышлыгыгыз белән сез шәһәрнең 400 еллык юбилеена һәм беренче йөк автомобиле чыгарылуга 50 еллыкка матур бүләкләр ясадыгыз. Хөрмәтле чемпионнар, сез – безнең яшьләребез һәм үсүче буын өчен бик яхшы үрнәк».

Аерым рәвештә шәһәр мэры остазларга – «Витязь» олимпия резервы спорт мәктәбенең тренер-укытучысы Илнур Хәйбуллинга һәм «Олимпия» олимпия резервы спорт мәктәбеннән тренер Павел Козловка рәхмәт белдерде. Моннан тыш, Наил Мәһдиев Яр Чаллы спортын үстерүдә Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Олег Николаев һәм Марсель Мингалимовның мөһим ролен билгеләп үтте.

Спортчыларга һәм тренерларга рәхмәт хатлары һәм көнкүреш техникасы тапшырылды.

Әйтеп үтәргә кирәк, Ранис Гыйләҗетдинов Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарында «Алыш» көрәше буенча абсолют авырлык категориясендә алтын медаль яулады. Радик Салахов Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарында, милли көрәш буенча (100 кг артык абсолют авырлык категориясе) җиңүче булды. Сергей Сергеев өч елдан соң тагын уңышын кабатлап, Россия чемпионы исемен яулап, ике тапкыр Россия чемпионы була алды.

Спортчылар һәм тренерлар шәһәр мэрына ярдәме һәм нәтиҗәләренә игътибары өчен рәхмәт белдерделәр.

Пәнҗешәмбе, 17 сентябрь 2026, 13:48