18-20 сентябрьдә, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатларын сайлау көннәрендә, республикада #ВсейСемьейНаВыборы #ТатарстанАлга фотоконкурсы узачак. Конкурс нәтиҗәләре буенча өч автомобильнең берсен яки 33 смартфонның берсен җиңергә мөмкин.
Конкурста катнашу өчен тавыш биргәннән соң сайлау участогы янында махсус беләзек алырга һәм сайлау участогы фонында фото ясарга кирәк. Фотода кимендә ике кеше – гаилә әгъзалары, дуслар яки хезмәттәшләр булырга тиеш, алар арасында кимендә берсе 18 яшьтән өлкәнрәк булырга тиеш. Шулай ук фотосурәттә кимендә бер махсус беләзек һәм язу, баннер яки плакат белән сайлау участогына керү урыны күренергә тиеш.

Әзер фотоны 18 сентябрь 08:00дән алып 20 сентябрьнең 20:00 сәгатенә кадәр «ВКонтакте» челтәрендә шәхси битендә #ВсейСемьейНаВыборы #ТатарстанАлга хештеглары белән пост рәвешендә бастырырга кирәк. Игътибар итегез, катнашучының социаль челтәрдәге шәхси бите фотоконкурс үткәрелгән вакытта ачык булырга тиеш. Фотоконкурста бары тик Татарстан Республикасы халкы гына катнаша ала.
Бүләкләр уйнату сәгать 9:00дан 20:00гә кадәр сәгать саен уза. Катнашуның тулы кагыйдәләрен, шулай ук призлар уйнату вакытын марафон берләшмәсендә табып була.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 17 сентябрь 2026, 13:59



