Бүген иртән шәһәр мэры Наил Мәһдиев 23 нче мәктәптәге сайлау участогында булып, үзенең сайлау хокукын гамәлгә ашырды. Журналистларга һәм шәһәр халкына мөрәҗәгать итеп, Наил Мәһдиев хәзер илнең мөһим политик имтихан тапшыруын билгеләп үтте. Яңа парламент составыннан хәзерге геополитик чынбарлыкта Россиянең алга таба үсеш курсы бәйле: «Бу мөһим политик кампания гына түгел. Бүген, махсус хәрби операция шартларында, илебез җитди политик имтихан тапшыра. Без Дәүләт Думасын сайлыйбыз, һәм һәр граждан өчен анда нинди көчләр тәкъдим ителәчәге һәм депутатлар кемнең мәнфәгатьләрен яклаячагы бик мөһим. Илебезнең, республикабызның, шәһәребезнең һәм һәрберебезнең бүгенгесе һәм киләчәге шуңа бәйле. Шуңа күрә бүген без үз конституцион хокукыбызны гамәлгә ашыру өчен сайлау участокларына барабыз. Мин ышанам: автомобиль сәнәгате башкаласы һәм легендар «КАМАЗлар»ның Ватаны булган Яр Чаллы халкы дөрес сайлау ясаячак».

Наил Мәһдиев сайлауларга югары килүчеләр саны булу – шәһәр халкы характерының фундаменталь сыйфаты дип аерым ассызыклады. «Югары активлык – бу безнең генетик код!», – дип билгеләп үтте шәһәр мэры.

Җитәкче Яр Чаллының һәрвакыт үзенең ныклы гражданлык позициясе белән данлыклы булуын искә төшерде. Безнең шәһәребез көчле, максатчан кешеләр тарафыннан төзелгән, алар хезмәт фидакарьлеге үрнәге күрсәткәннәр. Мэр сүзләренә карараганда, шәһәрдә пассив кешеләр юк: Яр Чаллылылар җаваплылыкны үз өсләренә алырга һәм теләсә нинди масштаблы бурычларны бергәләп чишәргә күнеккәннәр.

Шәһәрнең сайлау комиссияләре гадәти режимда эшләвен дәвам итә. Оештыручылар искә төшерә: бюллетень алу өчен гражданнинның төп документы – Россия Федерациясе паспорты кирәк. Участок сайлау комиссияләре сәгать 20:00гә кадәр ачык булачак. 19 һәм 20 сентябрьдә алар эшләрен дәвам итәчәк.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 18 сентябрь 2026, 10:42



