Бүген иртән Башкарма комитет җитәкчесе 23 нче мәктәптәге сайлау участогында булды. Журналистлар белән әңгәмәдә ул сайлаулар аша кешеләр илнең юлын елларга алга билгели алуын ассызыклады.

«Беренчедән, сайлау хокукы – ул гражданнарның дәүләт хакимиятен, безнең парламентны формалаштыруда турыдан-туры катнашу формасы. Бу – халыкның чын ихтыяр белдерүе. Икенчедән, бу ил барырга тиеш булган курсны үзебезгә сайлау мөмкинлеге. Минем фикерем буенча, без тотрыклылыкны һәм ышанычлы үсешне сайларга тиеш. Тавышыбызны биреп, без үзебез, балаларыбыз һәм киләчәк буыннар яшәргә теләгән чынбарлыкны формалаштырабыз», – дип билгеләп үтте Фәрид Салахов.

Шәһәрнең сайлау комиссияләре гадәти режимда эшләвен дәвам итә. Оештыручылар искә төшерә: бюллетень алу өчен гражданнинның төп документы – Россия Федерациясе паспорты кирәк. Участок сайлау комиссияләре сәгать 20:00гә кадәр ачык булачак. 19 һәм 20 сентябрьдә алар эшләрен дәвам итәчәк.
Әйтеп үтәргә кирәк, 12:00гә Яр Чаллыда 42 мең чамасы сайлаучы тавыш биргән.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 18 сентябрь 2026, 12:41



