Бүген шәһәрнең мәйданчыкларында – Г. Тукай яр буенда («Төзүче» стадионы алдындагы мәйданчык), Ипподромда һәм «Южный» агросәнәгать паркында традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды.

Ярминкә мәйданчыкларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базарын үстерү бүлеге башлыгы Линар Галиев булды.

Ярминкә мәйданчыкларына 12 муниципаль районнан 19 млн сумнан артык суммага 320 тоннадан артык авыл хуҗалыгы продукциясе китерелде.

Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре шәһәр халкына үз җитештергән продукцияләрен: он, төрле ярмалар, йомырка, икмәк һәм икмәк-булка әйберләре, кондитер әйберләре, ит, сөт һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясен тәкъдим иттеләр.

«Төзүче» стадионы мәйданчыгында Тукай муниципаль районы мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан концерт программасы оештырылды.

Киләсе ярминкәләр 26 сентябрьдә расланган мәйданчыкларда узачак.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 19 сентябрь 2026, 13:17



