Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Дүшәмбе, 21 сентябрь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Автозавод районында, Яшь Ленинчеләр бульварында, «Яшь автомобиль төзүче» балалар-яшүсмерләр клубының һәм 1976 елда шәһәрнең яңа өлешен һәм «КАМАЗ» заводын төзү чорында оешкан «Огонёк» балалар-ишегалды командасының 50 еллыгына багышланган бәйрәм программасы һәм җылы очрашу узды.

Клуб үз тарихын балалар һәм яшүсмерләр өчен спорт объекты буларак башлый. Аның беренче тренеры пресслау заводы хезмәткәре Николай Глушков була. Берникадәр вакыттан соң клубка Виктор Ливанов килә. Шул ук елда Эмма Буртакова педагог-оештыручы булып эшкә алына.

«Яшь автомобиль төзүче» клубында алар дүрт яшь төркеме буенча футбол һәм хоккей командалары оештыралар: кече, урта, өлкән һәм яшүсмерләр төркеме. Җәйге чорда футбол командалары, кышын хоккей командалары шөгыльләнә. Клуб командалары футбол буенча «Кожаный мяч» клубы призына һәм хоккей буенча «Золотая шайба» клубы призына шәһәр һәм район ярышларында призлы урыннар яулый.

Юбилей белән район халкын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Винер Харисов, Автозавод районы хакимияте башлыгы Айрат Хөснуллин котларга килде.

Җитәкчеләр клубны үстерүгә, шулай ук хоккей командасына бердәм спорт формасы алуга сертификатлар тапшырды. Күп еллар тренер булып хезмәт куйган Виктор Ливановка да Рәхмәт хаты тапшырылды.

Виктор Алексеевичның гомуми хезмәт стажы – 57 ел, ә тармактагы эш стажы – 37 ел. Сиксәненче елларда «КАМАЗ» заводында эшләгән вакытта Ливанов балалар һәм район халкы арасында спорт эшен оештыру өчен җәмәгать башлангычында «Огонёк» ишегалды клубына җибәрелә. Ул балаларның футбол һәм хоккей командаларын әзерли.

Аның җитәкчелегендә «Огонёк» спорт командасында тәрбияләнүчеләр 30 елдан артык вакыт дәвамында футбол буенча «Кожаный мяч» клубы призына һәм хоккей буенча «Золотая шайба» клубы призына шәһәр, республика һәм Бөтенсоюз спорт ярышларында даими катнашып, призлы урыннар яулыйлар. Командалар дүрт яшь төркемендә чыгыш ясый.

Шимбә, 19 сентябрь 2026, 18:00