Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Дүшәмбе, 21 сентябрь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Бердәм мәгълүмат үзәгендә «Татмедиа» агентлыгы тарфыннан оештырылган матбугат конференциясендә катнашты. Чара барышында ул участок комиссияләренең бердәм эшен ассызыклады һәм процессны оештыруның югары дәрәҗәсе өчен халыкка рәхмәт белдерде:

«Яр Чаллы – легендар КАМАЗларның Ватаны. Быел без шәһәрнең 400 еллыгын һәм беренче йөк машинасы чыгарылуның ярты гасырлык юбилеен билгеләп үтәбез. Бу үзенчәлекле елда Яр Чаллы Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда актив катнаша. 34 нче Яр Чаллы округы – иң эреләрнең берсе, бу 519 мең сайлаучы. Монда Яр Чаллы үзе һәм биш күрше район керә: Әгерҗе, Актаныш, Менделеевск, Минзәлә һәм Тукай. Шул ук вакытта тавышларның 75%ы (391 мең кеше) нәкъ менә Яр Чаллыга туры килә – бу хәлиткеч, бик әһәмиятле өлеш.

Безнең шәһәр халкы беренче төзүчеләр рухын саклап, югары гражданлык активлыгы һәм битараф булмауы белән аерылып тора. Алар барлык политик кампанияләрдә катнашалар, һәм Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлау да искәрмә түгел. 19 сентябрьдә сәгать 20:00гә 221 меңнән артык сайлаучы тавыш бирде. Бу 56,46% тәшкил итә. 548 меңнән артык кеше яшәгән зур шәһәр өчен бу лаеклы нәтиҗә».

Мэр билгеләп үткәнчә, кешеләрне сайлау участокларына барырга этәрүче икенче мөһим фактор – Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның сайлауларда катнашуы, ул республика территориясендә Дәүләт Думасы депутатын сайлау буенча федераль исемлекне җитәкли, аңа шулай ук республиканың хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү социаль яклау министры Эльмира Әмир кызы Зарипова һәм Россия Герое Александр Павел улы Лапин кергән.

Наил Мәһдиев ассызыклады: «Халык республика җитәкчелегенең ничек эшләвен, Яр Чаллы шәһәре территориясендә нинди уңай үзгәрешләр булуын, ишегалларыбыз «Безнең ишегалды» программасы буенча ничек үзгәрүен, юллар, социаль инфраструктура объектлары, иҗтимагый мәйданнар төзелүен һәм ремонтлануын күрә. Тавыш бирүдә катнашу – бу федераль хакимият институтларына гына түгел, ә республика җитәкчелегенә, партия исемлеген җитәкләгән Татарстан Хөкүмәтенә турыдан-туры ышаныч. Шуңа күрә Рөстәм Нургали улы Миңнехановның актив тормыш позициясе, аның ташып торган энергиясе һәм Яр Чаллы территориясендә гамәлгә ашырыла торган күп санлы программалары Яр Чаллылыларга ошый. Алар сайлау процессына үз мөнәсәбәтләрен шулай белдерәләр. Барысы да бергәләп, әлбәттә, шәһәребездә яхшы, актив атмосфера тудыра».

Яр Чаллыда тавыш бирү гадәти режимда уза. Шәһәрдә 173 сайлау участогы эшли. Тавыш бирү хокукына 391 меңнән артык шәһәр халкы ия: Автозавод районында 131 меңнән артык сайлаучы, Комсомол районында – 110 мең, ә Үзәк районында – 150 меңнән артык.

Наил Мәһдиев тавыш бирүнең төп үзенчәлекләрен аерып күрсәтте: «Бүгенге сайлауларның иң мөһим аерымлыклы билгесе – без махсус хәрби операция шартларында яшибез. Гомумән хәл җиңел түгел, ләкин без Яр Чаллы халкының илебездә була торган политик процесслар тирәсендә никадәр берләшүен күрәбез. Безнең үткән сайлауларның тулы анализы бар, сайлау участокларына килүнең көн саен һәм сәгать саен графигын күрәбез. Анализ күрсәткәнчә, халык узган еллардагы кебек үк актив тавыш бирүдә катнаша. Бу безнең күпмилләтле халкыбызның бердәмлеге һәм илебезгә хөрмәт турында сөйли. Гражданнар югары гражданлык җаваплылыгы һәм патриотизм күрсәтә. Нәкъ менә моны мин бүгенге сайлау кампаниясенең төп үзенчәлеге дип билгеләп үтә алам».

Журналистларны «Энергетик» мәдәният сараендагы сайлау участогында Яр Чаллы филармониясенең Милли инструментлар оркестрының «Яр Чаллы – 400» симфониясе белән чыгыш ясавы кызыксындырды. Мэр билгеләп үткәнчә, шәһәр нигезләнүенең 400 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Яр Чаллыда күп кенә мәдәни чаралар уза: «“Энергетик” – КАМАЗ төзелеше турында төп карарлар кабул ителгән һәм ил җитәкчеләре килгән аерым энергетикалы мәгънәле урын. Нәкъ менә бу мәйданчыкта «Яр Чаллы – 400» симфониясен башкару сайлаучылар өчен уникаль бәйрәм атмосферасы тудырды, шәһәрнең юбилей елы программасын гармонияле рәвештә тулыландырды».

Гомумән, республикада 2 742 сайлау участогы ачылган, тавыш бирү хокукына 2,9 млн кеше ия. IX чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлаудан тыш, Татарстанда бер үк вакытта 50 нче Биектау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлау һәм муниципаль сайлаулар уза – 202 мандат өчен 557 кандидат дәгъва итә. Үз сайлау участогыгызның адресын Дәүләт хезмәтләре порталында яки РФ һәм ТР Үзәк сайлау комиссиясе сайтларында белергә мөмкин. Участоклар сәгать 20:00гә кадәр эшли.

Якшәмбе, 20 сентябрь 2026, 10:39