Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Якшәмбе, 20 сентябрь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллы мәктәпләрендә Укучыларның мәктәп советлары спикерларын сайлау башланды. Анда 643 кандидат катнаша. Иң күп кандидат 14 нче гимназиядә – 20 кандидат, 46 нчы мәктәптә – 17 кандидат; 33 нче мәктәптә – 10 кандидат; 1 нче мәктәптә, 36 нчы лицейда, Россия Герое Сергей Чебнев исемендәге 56 нчы мәктәптә, 77 нче гимназиядә – сигезәр кандидат. Үзидарә лидерларын сайлауда 1 нче сыйныфтан 11 нче сыйныфка кадәр укучылар катнаша.

Мәсәлән, 23 нче мәктәптә спикер вазыйфасына алты кеше дәгъва итә – аларны Наил Мәһдиевкә тәкъдим иттеләр. «Балачактан политик культура тәрбияләү, үскәч илебездә сайлау процессының тулы хокуклы катнашучылары булачакларына күнектерү – бу бик дөрес. Моны мәктәптән башка кайда өйрәнеп була?! Бу – чыгыш ясый белү, үзеңне тота белү, фикерләреңне формалаштыру һәм аларны кешеләргә җиткерү мәктәбе», – дип билгеләп үтте шәһәр мэры.

«Шәһәрнең укучылар советы» балалар иҗтимагый оешмасы һәм мәктәп үзидарәсе эшчәнлеге ярдәмендә укучылар дәүләтнең хокукый төзелеше мәсьәләләренә һәм гражданлык катнашу механизмнарына төшенәләр.

22 сентябрьдә сайланган Укучыларның мәктәп советлары спикерлары инаугурация процедурасын узачак һәм мәктәп үзидарәләре лидерлары буларак үз бурычларына керешәчәк.

Якшәмбе, 20 сентябрь 2026, 10:34