Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Дүшәмбе, 21 сентябрь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Хәлисә Әүзәлетдин кызы Баһаветдинова үзенең 94 яшьлек туган көнен билгеләп үтә. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән ветеранны Автозавод районы хакимияте башлыгы Айрат Хөснуллин котлады.

Хәлисә Әүзәлетдин кызы Дәүләт Думасы депутатлыгына кандидат өчен тавыш бирүдә катнашырга һәм үз сайлавын өйдә ясарга теләк белдерде.

Хәлисә Баһаветдинова Сарман районы Мортыштамак авылында крестьяннарның күп балалы гаиләсендә туган. 1940 елда беренче сыйныфка кергән. 1947 елда җиденче сыйныфны тәмамлаган һәм район үзәгендә укуын дәвам иткән. Анда укуын тәмамлагач, колхозда эшли башлаган, сарыклар көткән.

Мәктәптән соң Хәлисә Әүзәлетдин кызы Молотов шәһәрендә төзелеш-монтаж идарәсендә өч ел эшләгән, аннары унынчы сыйныфны тәмамлар өчен авылга кайткан. Аттестат алгач, Алабугага фельдшерлыкка укырга киткән. 1957 елда ветеран Фельдшерлык-акушерлык мәктәбен югары нәтиҗә белән тәмамлаган һәм юллама буенча Ворошилов районына эшкә кайткан. Нуркәй авылында фельдшер булып эшли башлаган, анда 20 ел эшләгән. Шунда ук кияүгә чыккан һәм бәхетле никахта ике ул тәрбияләп үстергәннәр.

1976 елда Яр Чаллыга күчеп килгәннәр. Ире Двигательләр заводында эшләгән. Хәлисә Әүзәлетдин кызы хастаханәләрнең берсендә гинекология бүлегендә ике ел эшләгән. Аннары Двигательләр заводының сәламәтлек пунктына күчкән.

Соңрак ветеран 5 нче шәһәр поликлиникасына эшкә урнашкан, аннан 1986 елда лаеклы ялга чыккан. 2 бала, 4 онык, 2 оныкчык тәрбияләгән.

Якшәмбе, 20 сентябрь 2026, 11:58