Хөрмәтле Яр Чаллы халкы, кадерле дуслар!
Тугызынчы чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлау тәмамланды. 18, 19 һәм 20 сентябрь көннәрендә Яр Чаллы халкы, илебезнең барлык гражданнары кебек үк, сайлау кампаниясен әзерләүдә һәм үткәрүдә актив катнашты.
Әлеге мөһим сәяси кампанияне әзерләүдә һәм үткәрүдә катнашкан участок сайлау комиссияләре әгъзаларына, хезмәт коллективларына, иҗтимагый оешмаларга рәхмәтемне белдерәм. Россия Федерациясе Федераль Собраниесенең Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда 270 меңнән артык Яр Чаллы кешесе катнашты. Яр Чаллы шәһәре һәм аның халкы югары сәяси активлык һәм гражданлык җаваплылыгы күрсәтте.
Барлык сайлаучыларыбызга да чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә. Сайлаулар югары оештыру дәрәҗәсендә узды. 2 меңнән артык участок сайлау комиссияләре әгъзалары һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре сайлауларның лаеклы дәрәҗәдә узуы өчен барлык көчләрен куйды. Уртак хезмәтебез өчен барыгызга да рәхмәт белдерәм.
Ышанам ки, Россия Федерациясенең сайланган парламенты – Россия Федерациясе Федераль Собраниесенең Дәүләт Думасы депутатлары – үз тәҗрибәләрен һәм белемнәрен илебез, Татарстан Республикасы һәм Яр Чаллы шәһәре халкының көндәлек мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлдерәчәк.
Шәһәр мэры Н.Г. Мәһдиев
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 21 сентябрь 2026, 08:09