Яр Чаллы шәһәре территориясен төзекләндерү һәм чистарту буенча санитар-экологик айлык кысаларында 17 октябрьдә гомумшәһәр өмә узачак. Бу хакта шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгы Сергей Яцковский хәбәр итте.

Санитар айлык гомумән 1 октябрьдән 31 октябрьгә кадәр узачак.
Шәһәр территориясендә яфраклар, чүп-чар җыю, агачлар һәм куаклар утырту, агачларны һәм куакларны санитар кисү үткәреләчәк.
Чаллылылар паркларны, скверларны, яр буйларын һәм бульварларны, шәһәр магистральләре буендагы яшел зоналарны, күпфатирлы йортларның йорт яны территорияләрен тәртипкә китерәчәкләр.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 22 сентябрь 2026, 08:00



