Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 7 ноябрь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр инвестиция советы утырышында Закамье төбәгенең төрле районнарыннан кешеләрне җәлеп итүне күздә тоткан CleverSport челтәренең яңа спорт-сәламәтләндерү комплексы проекты тәкъдим ителде. Проектка инвестицияләр күләме 450 млн сум тәшкил итәчәк.

«Безнең челтәрнең фитнес һәм футбол юнәлешләрендәге спорт объектларын, шулай ук термаль комплексларны уңышлы эшләтү тәҗрибәсе бар. Хәзерге вакытта челтәрнең өч клубы эшли: икесе – Яр Чаллыда, берсе – Түбән Камада. Шулай ук коммерция концессиясе килешүе нигезендә CleverSport бренды астында Черкесск, Барнаул һәм Новокузнецк шәһәрләрендә гамәлгә ашырылачак өч проект бар. Безнең максат – зур спорт-сәламәтләндерү кластерын булдыру», – дип билгеләп үтте компаниянең төбәк директоры Алексей Подольский.

Объектны эшләтеп җибәрү 120 яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк. 2027–2037 елларда Татарстан Республикасы бюджетына салым керемнәренең фаразланган күләме ел саен 945 млн сум тәшкил итәчәк. Комплексны проектлау эшләрен 2026 елда башлау, төзелешне 2027–2028 елларда башкару планлаштырыла. Объектны 2029 елның беренче кварталында ачу күздә тотыла.

«Җитештерү проектлары һәм икътисад – шәһәр тормышының нигезе. Икътисадтан тыш, социаль-мәдәни һәм спорт өлкәләре дә бар. Шәһәр эшмәкәрләренең бу юнәлештә перспективаны күрүе сөендерә. Соңгы елларда бизнес тарафыннан әлеге өлкәгә кызыксынуның артуын күзәтәбез», – дип билгеләп үтте шәһәр мэры Наил Мәһдиев.

Сишәмбе, 22 сентябрь 2026, 16:57