Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Якшәмбе, 8 ноябрь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Якынлашып килүче Машина төзүчеләр көненә багышланган бәйрәм тантанасына шәһәрнең күренекле белгечләре һәм эре сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре чакырылды. Наил Мәһдиев машина төзүчеләрне якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Ул тармак вәкилләренең хезмәтен Яр Чаллы, Татарстан һәм бөтен ил икътисады өчен мөһимлеген ассызыклады, ветераннарның өлешен аерым билгеләп үтте:

«Бүген миңа үз хезмәттәшләремне котларга  бик күңелле. Мин үзем дә белгечлегем буенча инженер-механик, 20 яшемдә Кременчуг автомобиль заводының төп конвейерындә эшләп, бөтен илгә билгеле КрАЗ җыеп, яхшы хезмәт мәктәбен уздым. Шуңа күрә КАМАЗның төп конвейеры миңа яхшы таныш. Сезгә зур рәхмәт әйтәсем килә. Хөрмәтле автомобиль төзүчеләр һәм машиналар төзүчеләр, сезнең иңнәрдә шәһәребезнең икътисады, социаль һәм мәдәни өлкәсе тора.

Муниципалитетның ныклы икътисады булмаса, үсеш алган мәктәпләр, балалар бакчалары, шәһәр хуҗалыгы барлыкка килә алмый. Киң проспектлар, парклар һәм скверлар белән уңайлы, матур шәһәргә ия булу өчен икътисадый нигез кирәк. Бу сезнең казанышыгыз: сез кирәкле продукция чыгарасыз, салымнарны вакытында түлисез, бюджет формалаштырасыз һәм үзенчәлекле техник мохит булдырасыз. Хезмәтегез өчен сезгә зур рәхмәт. Сез - яшь, үсеп килүче инженерлар, технологлар, мастерлар өчен яхшы үрнәк. Сезгә чын күңелдән хезмәт уңышлары, ныклы сәламәтлек һәм иң изге теләкләр телим!».

Тантаналы церемониядә машиналар төзү тармагының 23 вәкиле бүләкләнде, аларның алтысы – хатын-кызлар. Бүләкләрне республиканың машиналар төзү комплексын үстерүгә зур өлеш керткән үз эшенең осталары алды.

Сәнәгатьне үстерүгә зур өлеш керткән һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Яр Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Ватан машиналар төзүен үстерүгә зур өлеш керткән өчен «КАМАЗ» ААҖ Пресс-рама заводының механик җыю эшләре слесаре Владимир Игнатьев Татарстан Республикасының «Намуслы хезмәте өчен» медале белән бүләкләнде.

Ватан машиналар төзүен үстерүгә керткән өлеше өчен «Татарстан Республикасының атказанган машиналар төзүчесе» мактаулы исеме «КАМАЗ» ААҖ хезмәткәрләренә бирелде: Двигательләр заводының үзәк лабораториясе башлыгы Владимир Борисовка һәм Махсус техника һәм автомобиль юлларын тоту департаментының производство бюросы башлыгы Владимир Логиновка.

Машиналар төзүне үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәте белән «КАМАЗ» ААҖ хезмәткәрләре бүләкләнде: Автомобиль заводының технологик бюросы башлыгы Илнур Исламов, Пресс-рама заводының эретеп ябыштыру һәм газ-плазма кисү җиһазларын көйләүче Илья Михеев, шулай ук Двигательләр заводының программа белән идарә ителә торган станоклар һәм манипуляторлар көйләүчесе Айрат Шакиров.

Күпьеллык намуслы хезмәте һәм һөнәри эшчәнлегендәге казанышлары өчен «Ремдизель» сыйфат менеджменты системасы хезмәте җитәкчесе Айрат Юнусов шәһәр мэрының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Күпьеллык намуслы хезмәте һәм һөнәри эшчәнлегендәге казанышлары өчен шәһәр мэрының Рәхмәт хаты белән «Ростар»ның персоналны укыту һәм аттестацияләү буенча әйдәп баручы белгече Лилия Вәлиуллина, «Сатурн»ның тикшеренүләр һәм эшләнмәләр буенча директоры Ренат Гавариев һәм «Ремдизель»ның автоматик линияләр һәм агрегат станоклары көйләүчесе Әхәт Садртдинов бүләкләнде.

Намуслы хезмәте һәм югары җитештерү күрсәткечләре өчен шәһәр Башкарма комитетының Рәхмәт хаты белән «Современные технологии» компаниясенең цех башлыгы Наталья Адзерихо, «ТЭМПО» Кама подшипник компаниясенең баш механигы Марат Атанов, «Феникс» компаниясенең механик җыю эшләре слесаре Җәмил Гыйлемханов, «ТИСКОН» компаниясенең бүлек җитәкчесе Григорий Ермолаев, «Кондиционер» фирмасының механик җыю эшләре слесаре Чулпан Зайнуллина, «Тиссан» компаниясенең экструдер машинисты Александр Коробочкин, Башкарма комитетның икътисадый үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү идарәсенең баш белгече Лилия Малкина, «МАШДЕТАЛЬ заводы» предприятиесенең производство башлыгы Нияз Мифтахов, «КранЦентр» компаниясенең электрон аукционнар, сатулар һәм тендерлар белән эшләү буенча менеджеры Ирина Новикова, «КАМА ДИЗЕЛЬ» компаниясенең санлы һәм программа белән идарә ителә торган станоклар һәм манипуляторлар көйләүчесе Александр Полушкин, «Татпрофа»ның йөк төяүче машина йөртүчесе Мансур Хафзетдинов һәм «Кориб» фирмасының механик җыю эшләре слесаре Рудик Шайхразиев бүләкләнде.

Машиналар төзүче көне Россиядә традицион рәвештә сентябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. Бу бәйрәм конструктор-инженерларның, технологларның, эретеп ябыштыручыларның, слесарьларның һәм илнең технологик прогрессы нигезендә яткан башка һөнәр ияләренең әһәмиятен ассызыклый.

Чарадан барлык фотоларны «Яр Чаллы шәһәре хакимияте»нең ВКонтактедагы рәсми төркемендә күрергә мөмкин.

Чәршәмбе, 23 сентябрь 2026, 16:00