Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 11 ноябрь 2026 / рус тат / обычная версия

Бүген Г.М.Хәкимова исемендәге Яр Чаллы картиналар галереясендә Яр Чаллы шәһәренә нигез салынуга 400 ел тууга багышланган «Рәссамнар – Автокалага!» Бөтенроссия сынлы сәнгать конкурс күргәзмәсе лауреатларын бүләкләү тантаналы церемониясе булды. Конкурста илнең төрле почмакларыннан 195 кеше катнашты.

Тантаналы вакыйга һәм конкурсның уңышлы тәмамлануы белән авторларны Наил Мәһдиев котлады. Шәһәр мэры Россиядә элек мондый конкурслар үткәрелмәгәнен ассызыклады: «Яр Чаллы – ул сәнәгать кенә түгел. Бу шулай ук иҗади кешеләр, алар сәнгать аша эре сәнәгать үзәгенең образын ачалар. Нәкъ менә шуңа күрә без сынлы сәнгать осталары арасында конкурс үткәрергә карар иттек. Без сәнгать образлары аша һәм төрле техникаларда туган ягыбызның матурлыгын, хезмәт кешеләренең лаеклылыгын һәм шәһәребезнең тарихын күрсәтергә теләдек. Минемчә, бу бик яхшы килеп чыкты!».

Җиңүчеләргә лаеклы бүләкләр тапшыру узды. «Живопись» номинациясендә 18 яшьтән 35 яшькә кадәр яшь авторлар арасында «Первостроительницы» картинасы белән Яр Чаллы рәссамы Надежда Хәсәнова җиңү яулады. Икенче урынны Волгоградтан Владислав Редько «Челнинский затон» эше белән алды, ә III дәрәҗә лауреат дипломын Саратовтан Ксения Зиновьева «Анатомия» картинасы өчен алды.

Шул ук номинациянең өлкән яшь категориясендә (36 яшьтән һәм өлкәнрәк) иң яхшы дип Яр Чаллы рәссамы Александр Петров танылды, ул «Посвящается строителям Автограда» диптихын тәкъдим итте. Икенче урын чаллылы Владимир Акимовка «Портрет Гульнур Фадеевой» эше өчен бирелде, ә өченче урынны Яр Чаллыдан Виктория Егорова «Сердце Челнов» диптихы белән япты.

«Графика, плакат сәнгате» номинациясендә иң югары бүләкне Яр Чаллыдан Айрат Йосыпов «Центральный мост», «Оттиск города будущего» һәм «Час пик у Башни» график эшләр серияләре өчен алды. II дәрәҗә лауреаты чаллылы Татьяна Низамова «Через века…» триптихы өчен булды, ә өченче урынны Санкт-Петербургтан Александра Сперанская «У истоков» рәсеме белән алды.

Скульптура һәм актуаль формалар осталары арасында I дәрәҗә дипломы белән Казаннан Зөлфия Мөхәммәдьянова бүләкләнде, ул Социалистик Хезмәт Геройлары Николай Мальнев һәм Мөдәрис Исламгалиев портретларын иҗат иткән. Икенче урынны Йошкар-Оладан Марина Ширманова «Автоград. Дороги России» скульптурасы белән алды, ә өченче урын Казан рәссамы Снежана Хайруллинага «Через тернии к звездам» эше өчен бирелде.

«Декоратив-гамәли сәнгать» номинациясендә җиңүче Яр Чаллы авторы Анатолий Пашин «Зарождение КАМАЗа» классик витражы белән булды. Икенче урынны Яр Чаллыдан Илдар Шәңгәрәев «Трактат о малой родине. Союз воды, земли, народов, орнаментов, религий и истории» масштаблы тукыма композициясе белән алды, ә III дәрәҗә дипломына чаллылы Ксения Лапшина «Белый город на Каме» триптихы өчен лаек булды.

Пәнҗешәмбе, 24 сентябрь 2026, 15:00