Бүген Тантаналар сараенда 14 яшькә җиткән Россия Федерациясе гражданарының паспортларын тапшыру церемониясе узды. 29 яшь шәһәрдәшләребез ил гражданының төп документын тантаналы рәвештә алды.

Паспорт ияләрен шәһәр мэры Наил Мәһдиев котлады. Үз мөрәҗәгатендә ул бу мизгелнең әһәмиятен ассызыклады, яшүсмерләргә укуларында уңышлар, сәләтләрен тормышка ашыруларын теләде:
«Хөрмәтле егетләр һәм кызлар, мин сезне бу матур көн белән котлыйм! Сезнең һәрберегезнең тормышта үз уңышлы юлы булачагына ышанам. Сез үсәчәксез һәм бу катлаулы, әмма гаҗәеп кызыклы дөньяда үз юлыгызны сайлаячаксыз. Сезнең тормышыгыздагы бу беренче рәсми вакыйга сезнең өчен якты һәм истә калырлык истәлек булып булсын».

Шулай ук шәһәр мэры яшь чаллылыларның ата-аналарына һәм якыннарына мөрәҗәгать итеп, берничә елдан аларның балалары Тантаналар сараена килүләрен – инде гаилә берлеген теркәү һәм ана капиталын алу өчен килүләрен теләде.

Чара гаилә архивы өчен истәлеккә гомуми фотога төшү белән тәмамланды. Барлык фотолар «Яр Чаллы шәһәре хакимияте» ВК төркемендә урнашкан.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 24 сентябрь 2026, 17:20