Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 26 сентябрь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Төзекләндерүнең соңгы, бишенче чираты, тулысынча тәмамланды. Матур күл тирәли йөрү маршруты барлыкка килде. Мондагы үзгәрешләр 2022 елда башланды. Бу вакыт эчендә Прибрежный паркы территориясендә җәяүлеләр һәм велосипедта йөрүчеләр өчен маршрутлар, өч терренкур трассасы, Татарстанда иң зур эт йөртү мәйданчыгы (күнекмә зонасы һәм кинолог павильоны белән), паркны Фикрәт Табиев исемендәге яр буе белән бәйләгән 1,4 километрлы велоҗәяүле юл, «Кама яры» пляж зонасы (киенү бүлмәләре, душлар, парковка һәм гриль-зона белән), танып-белү стендлары булган экологик маршрут һәм «яланаяк йөрү сукмагы», уңайлы пирслар һәм чистартылган Лесное күле, яхт-клуб янындагы парковкадан суга яңа баскыч, таганнар, өстәмә яшелләндерү һәм мәгълүмат стендлары барлыкка килде.

2026 елның мартында башланган паркны төзекләндерүнең бишенче чират эшләре тәмамланды. Елга аша җәяүлеләр күпере, таганнар янында агач җәймәләр, уңайлы баскычлар һәм балалар коляскалары өчен махсус сөзәк төшүләр төзелде. Территория заманча яктырту, видеокүзәтү системалары һәм яңа кече архитектура формалары белән тулыландырылды, 4 меңнән артык кв. м газон чәчелде.

Барлыгы биш ел эчендә – 2022 елдан 2026 елга кадәр – өч йөз гектарлы табигый зонаны үзгәртеп коруга 541,5 млн сум инвестицияләнгән. Биредә урман массивы 50 нче елларда ярны ныгыту утыртмасы буларак булдырылган, әмма вакыт узу белән уникаль экосистемасы булган чын урман барлыкка килгән. Архитекторларның төп принципы табигый балансны саклау булды: урман үзәген борчымас өчен, барлык активлыклар территория периметры буенча урнаштырылган.

Җомга, 25 сентябрь 2026, 13:30