Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 26 сентябрь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Инвестиция советы утырышында Яр Чаллыда гамәлгә ашырылачак ике инвестиция проекты хуплау алды. Ике проект та «Яр Чаллы» Алгарышлы үсеш территориясе резиденты статусында гамәлгә ашырылачак.

Беренче проектны «Титан-М» компаниясе җитәкчесе Динар Җәләлетдинов тәкъдим итте. Компания хәзерге төзелештә, машиналар төзүдә, күпер һәм судно төзүдә кирәкле элемент булган эретеп ябыштырылган балкалар җитештерүне башлап җибәрү өчен махсус булдырылган.

Проект ел саен 4 800 тонна продукция чыгаруны күздә тота. Проектның гомуми бәясе 109 млн сум дип бәяләнә, шуның 27%ын нигезләүче финанслый, калган акчалар банк кредиты рәвешендә җәлеп ителәчәк.

Проектны гамәлгә ашыру 15 яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Проект куәте белән эшләгәндә еллык керем 586 млн сум (НДС белән) дәрәҗәсендә булачак. 15 ел эчендә республиканың консолидацияләнгән бюджетына салым керемнәре 142 млн сум тәшкил итәчәк.

Җитештерүне башлап җибәрү 2027 елның өченче кварталына, ә максималь йөкләнешкә чыгу 2029 елга планлаштырылган.

Икенче проектны «МЕДГОРОДОК» генераль директоры Вадим Федоров тәкъдим итте. Сүз югары сыйфат стандартларына һәм алдынгы медицина технологияләренә юнәлтелгән заманча стоматология клиникасы төзү турында бара.

Проект шәһәр өчен социаль әһәмияткә ия: клиника ортогнатик операцияләр үткәрүгә, геронтологик пациентларны «Все на четырех имплантах» протоколы буенча реабилитацияләүгә һәм инвалид балаларны дәвалауга махсуслашачак.

Проектка инвестицияләр 107 млн сум тәшкил итәчәк. 28 яңа эш урыны булдырылачак. Проект тулы куәтенә эшли башлагач, еллык керем НДСсыз 165 млн сумга җитәчәк.

Барлык дәрәҗәдәге бюджетларга һәм бюджеттан тыш фондларга салым керемнәренең гомуми күләме 287 млн сум дип бәяләнә, шуның 82 млн сумы Татарстан Республикасы бюджетына керәчәк.

Фото Татарстан Республикасы Рәисе сайтыннан

Җомга, 25 сентябрь 2026, 09:36