Шимбә көнне, 26 сентябрьдә, һәлак булганнарны искә алу көнендә шәһәр халкы өчен «Восточное» зиратына махсус транспорт элемтәсе оештырылачак.
Зиратка автобусларда барырга мөмкин булачак, алар 7:00дән 15:00гә кадәр йөриячәк. Хәрәкәт интервалы 30 минут тәшкил итәчәк. Маршрут: «Пединститут» тукталышы – Минзәлә тракты – «Восточное» зираты – «Пединститут».
Автобуслар Низаметдинов урамында урнашкан «Пединститут» тукталышыннан җибәреләчәк.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 25 сентябрь 2026, 10:59



