Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 24 ноябрь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Хөрмәтле машина төзелеше хезмәткәрләре һәм тармак ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Машина төзелеше көне белән чын күңелдән котлыйм!

Бүген Яр Чаллының машина төзелеше тармагы Россия икътисадының ышанычлы терәге һәм үсеш көче булып кала. «КАМАЗ» һәм шәһәрнең машина төзелеше кластерына кергән предприятиеләр илнең технологик бәйсезлеген тәэмин итү юнәлешендә ышанычлы эшли. Заводларда җитештерү базасы яңартыла, заманча яңа продукцияләр булдырыла. Алар арасында К5 буынының заманча йөк машиналары, экологик яктан чиста шәһәр электр транспорты һәм пилотсыз системалар бар.

Яр Чаллы илебезнең машина төзелеше башкаласы дигән дәрәҗәне лаеклы йөртә. Быелгы бәйрәм аеруча зур, тарихи әһәмияткә ия. Без берьюлы ике юбилейны билгеләп үтәбез – Яр Чаллы шәһәренә нигез салынуга 400 ел һәм беренче легендар КАМАЗ йөк машинасы чыгарылуга 50 ел.

Ун меңләгән камазлының, инженерларның, эшчеләрнең һәм конструкторларның хезмәте нәтиҗәсендә бүген бөтен дөньяда «Яр Чаллыда җитештерелгән» дигән сүзләр югары сыйфат, ышанычлылык, ныклык һәм инженерлык осталыгы билгесе буларак таныла.

Машина төзелеше хезмәткәрләренә иминлек, тотрыклы эш һәм яңа базарлар телим! Сезгә, хөрмәтле машина төзелеше хезмәткәрләре һәм ветераннары, ныклы сәламәтлек, гаилә җылысы, бетмәс көч-куәт, иртәгәге көнгә ышаныч һәм яңа зур җиңүләр телим!

Бәйрәм белән!

Шәһәр мэры Н.Г. Мәһдиев

Якшәмбе, 27 сентябрь 2026, 09:00