Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Дүшәмбе, 23 ноябрь 2026 / рус тат / обычная версия

Хөрмәтле тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм!

Тәрбияче булу – зирәклекне, бетмәс-төкәнмәс көчне һәм балаларга чиксез мәхәббәтне таләп итә торган зур хезмәт. Сез – әти-әниләр иң кадерле нәрсәләрен ышанып тапшыра торган беренче остазлар. Көн саен сез балаларга җылылык бүләк итәсез, тормышта беренче адымнарын ясарга булышасыз, дус булырга, Ватаныбызны яратырга һәм яңалыкларны танып белергә өйрәтәсез.

Мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә хезмәт куючы барлык хезмәткәрләргә үз эшләренә тугрылыклары, һөнәри осталыклары һәм тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәм. Сезнең кайгыртуыгыз һәм осталыгыгыз нәтиҗәсендә балалар бакчаларында үсеш өчен уңайлы мохит, шатлыклы һәм гармонияле тәрбия атмосферасы булдырыла.

Сезгә ныклы сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс илһам, эшегездә уңышлар, гаиләләрегездә татулык һәм рәхмәтле тәрбияләнүчеләр телим! Һәр көнегез балаларның яңа ачышларыннан һәм елмаюларыннан шатлык китерсен!

Шәһәр мэры Н.Г. Мәһдиев

Якшәмбе, 27 сентябрь 2026, 13:33