Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Дүшәмбе, 28 сентябрь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта «Туган Тел Фестивале – 2026» республика һөнәри конкурс-фестиваленең финалы узды.

Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, республика мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, шулай ук мәгариф оешмалары җитәкчеләре, аларның урынбасарлары һәм педагоглар катнашты.

Фестивальнең максаты – татар телен балаларга заманча, кызыклы һәм нәтиҗәле укытучы педагогларны берләштерү, шулай ук алдынгы педагогик тәҗрибәне таратуга ярдәм итү. Чара республикада туган телне укытуга заманча алымнар кулланучы инновацион, инициативалы һәм иҗади мәктәпкәчә белем бирү тәрбиячеләрен ачыкларга һәм аларның һөнәри эшләнмәләрен бәяләргә тиеш. Конкурска 74 гариза бирелде, финал этабына Татарстанның төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан 15 иң яхшы белгеч чыкты.

«Барлык проектлар да үзенчә матур. Республикада балаларны тәрбияләүгә һәм үсеп килүче буынга туган телне укытуга яңа алымнар эзләүче автор-педагоглар эшләвенә чын күңелдән шатмын», – дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов.

Безнең шәһәрне 100 нче «Жар-птица» балалар бакчасының балаларга туган тел өйрәтү буенча тәрбиячесе Регина Миргалимова тәкъдим итте. Ул жюрины үз проекты белән таныштырды һәм «Күзәтүдән гамәлгә: балаларны халык мәдәнияте чыганакларына җәлеп итүдә музей педагогикасының интерактив методлары» дигән мастер-класс үткәрде. «Милли чара остасы» номинациясендә ул мактаулы икенче урынны яулады.

Дүшәмбе, 28 сентябрь 2026, 10:49