Үз юбилеен Бөек Ватан сугышы ветераны һәм тыл хезмәтчәне Рубис Вазый улы Сәгъдиев билгеләп үтә.
Рубис Вазый улы Яр Чаллыда туган. Сугышның авыр елларында ул «Красная заря» артелендә эшләп, Җиңүгә үз өлешен керткән. Киләчәктәге бөтен хезмәт биографиясе «Товиус» тегү фабрикасында кисүче булып эшләүгә багышланган, анда аны профессионал буларак югары бәяләгәннәр.

Намуслы хезмәте һәм Җиңүне якынайтуга керткән өлеше өчен Рубис Вазый улы югары дәүләт бүләкләре белән бүләкләнгән: «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, «Хезмәт ветераны» медале, шулай ук күпсанлы юбилей медальләре.
Юбилярның төп байлыгы – тату гаилә. Хатыны белән бергә алар ике бала үстергәннәр, балалары аларга биш онык бүләк иткәннәр.
Россия Федерациясе Президенты, Татарстан Республикасы Рәисе һәм шәһәр мэры исеменнән рәсми котлауларны юбилярга Комсомол районы башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева тапшырды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 28 сентябрь 2026, 13:15



